Илһам Шакировка туган авылында бюст ачылды

Тукай районы Яңа Бүләк авылында татарның төп баритоны — Илһам Шакировка бюст ачылды. Бюстны Санкт-Петербург сынчысы Венера Абдуллина  ясаган. Ул Илһам аганың музее каршында урын алды.

— Бу — кабатланмас моң үзәге, ул гөрләп торырга тиеш. Фестивальләр, бәйгеләр, концертлар, музыка дәресләре — сукмакка тузан кунмасын! — диде ачылыш тантанасында Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.


Илһам Шакировка туган авылында бюст ачылды” язмасына фикерләр

Фикер өстәү