Туе көнне кәләшнең гомере өзелгән

Дагестанда туе алдыннан бер кызның гомере өзелгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Дагестанның Мургук авылында яшәүче кыз туе алдыннан бик дулкынланган һәм якындагы даруханәдән тынычландыргыч дару алып кереп эчкән булган.

Дару эчкәч кызның хәле кинәт кенә начарланып киткән һәм аны хастаханәгә озатканнар. Тик кызны корткара алмаганнар.

Хәзер кәләш үлеменең сәбәбен ачыклау өчен суд-медицина экспертизасы үткәреләчәк.


Фикер өстәү