Диңгездә селфи ясаганда 16 яшьлек кыз үлгән

Ярсыган диңгез фонында селфи ясау 16 яшьлек кыз өчен фаҗига белән тәмамланган. Кыз пирста котырган диңгез дулкыннарына аркасы белән утырып фотога төшкән булган, дулкын аны «юып» диңгезгә алып кереп киткән.

Әлеге хәл Сахалинның Холмск шәһәрендә булган. Яр буендагы яшь егетләр аңа ярдәм итәргә омтылып караганнар, тик дулкын керергә мөмкинлек бирмәгән, аяктан еккан. Тиз арада килеп җиткән коткаручылар кызны судан алып чыгып табибларга тапшырган. Тик кыз аңына килә алмаган, вафат булган. Кызның Сахалин техникумында укуы мәгълүм.


Фикер өстәү