Державалар чәкешүдә ни сәбәпче?

Атом-төш державалары үзара кораллы конфликтка керми һәм массакүләм юк итү коралы безне бөтендөнья сугышыннан саклый дигән фикернең дөреслектән ерак торуын соңгы айларда Һиндстан һәм Кытай арасында бара торган конфликт тагын бер тапкыр раслады.

Һиндстан ягы Кытай чиге буенда Фактик контроль сызыгында Ладакх төбәгенең көнчыгышында кисәтеп ут ачу турында белдерде. Бу төбәктә соңгы атышу рәсми рәвештә 1975 елда теркәлгән булган. Кытай Оборона министрлыгы да Һинд армиясе һәм Кытайның Халык азатлык армиясе арасында үзара атышу булуы турында рәсми игълан ясады. Хәрби хәрәкәтләр театрының Көнбатыш командованиесе вәкиле полковник Чжан Шуили: «Дүшәмбе көнне Һиндстан армиясе Фактик контроль сызыгын законсыз рәвештә үтеп чыкты», – диде. Хәрби бәхәс һәм үзара ут алмашу стратегик ике биеклек – Каала һәм Шлема биеклекләре тирәсендә бара. Һинд ягы бу биеклекләрне үз контроленә алуын, Кытай армиясенең аларны кире үз контроленә кайтару өчен хәрәкәт итүен, гаскәрләрнең сугышчан хәзерлек хәлендә булуын әйтә. Хәрбиләр һәм дипломатлар арасында сөйләшүләр баруга карамастан, киеренкелек кимеми.

 Һиндстанның оборона министры Раджнатх Сингх үзенең кытайлы коллегасы Вэй Фэнхэ белән Мәскәүдә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре лидерлары очрашуында  тәнәфес вакытында үзара сөйләшүләр үткәрде. Якшәмбе көнне ике илнең бригада командирлары дәрәҗәсендә очрашулар да бернинди нәтиҗәгә дә китермәде. Искә төшерик: җәй көне Галван үзәнендә кул сугышы нәтиҗәсендә 20 һинд хәрбие үтерелгән иде. Кытай ягы бу бәрелештә дә, аннан соңгы конфликтларда да Һиндстанны гаепли.

Ни өчен соңгы айларда ике ил арасында киеренкелек арта дигән сорауга җавап биреп карыйк. Моңарчы кызу темплар белән үсеп килгән Кытай икътисады соңгы вакытларда көймәсе комга терәлгән балыкчы хәлендә. Бер яктан илне әҗәтләр кризисы һәм бизнесның кызу темплар белән дефолт сазлыгына  батып баруы тетрәтә. Икенече яктан Кытайга АКШ игълан иткән технологик блокада аны авыр хәлгә куя. 5G элемтә челтәре өчен җиһазлар җитештерүче Huawei компаниясенең хәле мөшкелләнә. АКШ аңа каршы кискен чикләүләр кертте. Җитмәсә ярымүткәргечләр җитештерүче Кытай компаниясе SMIC шундый ук кыенлыклар алдында калды. Җиһазларның яртысын ул АКШтан ала иде. Сентябрь башында Вашингтон SMICны «кара исемлек»кә кертергә җыенуын белдерде. Америка резидентларына аның белән хезмәттәшлек итү өчен Сәүдә министрлыгының аерым рөхсәтен алырга кирәк. Җитмәсә альтернатив комплектлаучы детальләр җитештерүче Япония һәм Европа компанияләре дә Америка ярымүткәргечләреннән файдалана һәм Кытайга Вашингтон рөхсәтеннән башка берни дә сата алмый. Вазгыять Кытайның технологик яктан артка тәгәрәвен вәгъдә итә. Мондый хәлдә держава җитәкчеләре халыкның игътибарын хәрби сугыш хәрәкәтләре театрына юнәлтергә ярата. Икътисади хәлнең авырлыгына бәрабәр рәвештә үзара маңгайлар чәкешү оештырыла. Ике ил чиге арасында 45 елдан соң беренче тапкыр утлы кораллар аткан икән, хәлгә нәкъ менә шул күзлектән карарга кирәк.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com

 

 

 

 

 


Фикер өстәү