Мәетләрне ярмыйча калдырырга мөмкин булган шартларны әйттеләр

Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова үлгән кешене ярмыйча калдырырга мөмкин булган шартларны ачыклау өчен РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәчәген белдерде. Бу хакта ул Болгар ислам академиясе студентларының сорауларына җавап биргәндә әйтте, дип яза Татар-информ.

Бүген Татьяна Москалькова Болгар ислам академиясендә лекция укыганнан соң, студентлар белән аралашты. Шәкертләрнең берсе картаеп үлгән кешеләрне ярдыру мәшәкате берничә көнгә сузылу очраклары булуын һәм мөселманнар арасында бу ризасызлык тудыруын әйтте.

«Үлемнең криминаль булуына шик юк икән, мәрхүмне яру бүгенге көндә күп кенә очракта мәҗбүри түгел дип беләм. Шик булган очракта гамәлдәге тәртипкә буйсынырга туры килә. Әгәр кешенең үлемгә китергән диагнозы билгеле яки ул өлкән яшькә җитеп, дөнья белән хушлашса, туганнары аңа экспертиза уздырмауны сорый ала. Кагыйдә буларак, мондый мөрәҗәгатьләргә каршы килмиләр», — дип җавап бирде Татьяна Москалькова.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мәетне яру бары тик мөһим очракта гына башкарылу яклы икәнен белдерде.


Фикер өстәү