Конституция суды яң яхшы видеороликка бәйге үткәрә

Татарстан Республикасы Конституция суды, халыкны үз хокукларына өйрәтү, социаль-хокукый активлыкка этәргеч бирү, хокук культурасын үстерү максатыннан, Татарстан Конституциясенә багышланган иң яхшы видеороликка бәйге игълан итә.

Бәйге Конституция судына багышланган иң яхшы видеороликка бәйге турында нигезләмәгә (Конституция судының 5 июль, 2018 ел, № 4-Р карары белән расланган) туры китереп үткәрелә.
Конституция суды Рәисе боерыгы нигезендә, бәйгедә катнашуга гаризалар 7 сентябрьдән 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Теге яки бу сораулар килеп туган очракта Конституция суды аппараты фәнни-аналитик бүлеге җитәкчесе урынбасары Ю.Сафиуллинага (тел: 843  264-74-86)мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Фикер өстәү