Олег Матыцин «Искәндәр» футбол-регби манежын ачуда катнашты

Россия спорт министры Олег Матыцин бүген Казанда өр-яңа «Искәндәр» футбол-регби манежы ачылышында катнашты. Чарада ул федераль министрлык исеменнән Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

— Министрлык исеменнән без республикага, аның президенты Рөстәм Миңнехановка һәм татарстанлыларның бердәм командасына спортны үстерүгә игътибарлы булулары һәм югары казанышларга ирешү өчен уңайлы шартлар тудырганнары өчен рәхмәт җиткерәм. Иң мөһиме, минемчә — массакүләм һәм балалар спортын үстерү. Һәм бу манежның ачылышы да шуның тагын бер дәлиле. Заманча инфраструктура төземичә спорт белән шөгыльләнүне тәэмин итү мөмкин түгел, — диде Олег Матицын.

Министр искәрткәнчә, Россия Президенты 2030 елга спорт белән шөгыльләнүчеләрнең санын 70% ка җиткерү бурычын куйды. «Мондый комплексларны төзү — бу бурычка ирешүдә мөһим бер өлеш булып тора», — диде Олег Матицын.


Фикер өстәү