Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләр турында: “Телисезме, юкмы, ул үсәчәк”

Әлеге сәгатьләрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкы белән туры элемтә уздыра.

Бу чара ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылды. Туры элемтә вакытында Президент республика телеканаллары һәм социаль челтәрләр аша килгән иң актуаль сорауларга җавап бирә. Халыктан 3000нән артык сорау кабул ителгән. Алар арасында сәламәтлек саклау, социаль яклау, икътисад, спорт темаларына кагылышлылары аеруча актуаль. Рөстәм Миңнеханов җавап бирергә өлгермәгән сорауларга да зур игътибар биреләчәген әйтте.

Алып баручыларның беренче соравы социаль челтәрләргә кагылышлы булды.
– Аның бик күп уңай ягы да, тискәре ягы да бар. Булганның файдалысын сайлап алырга тырышырга кирәк. Социаль челтәрләр – халык белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге. Моннан 20 ел элек җитәкчеләргә шәхси сораулар бирүне күз алдына да китереп булмый иде. Хәзер моны эшләү мөмкин. Коронавирус пандемиясе вакытында социаль челтәрләр ярдәме белән министрлар, район башлыклары күп кенә программалар, онлайн очрашулар уздырды. Кемгәдер ошаса да, ошамаса да, социаль челтәрләр үсәчәк. Хакимият җәмәгатьчелектә туган сорауларга җавап бирер өчен эшли дә инде, – диде ул.
Президент әйтүенчә, социаль челтәрләр аша халыктан килгән сораулар белән аның ярдәмчеләре эшли.


Фикер өстәү