Рөстәм Миңнеханов: “Акчаны йорт салырга һәм белемгә тотарга кирәк”

Туры эләмтә вакытында яшь эшмәкәр Ренат Шәрәфиев Президенттан: “Булган акчаны нинди максатларга тотырга киңәш итәсез?” – дип сорады.

– Булган акчаны яхшы йорт салырга, гаиләгә тотарга кирәк. Икенчедән, укуга. Нинди мөмкинлек бар, белем алырга тырышырга кирәк. Ул акчалар беркая да югалмый. Бу – яхшы капитал, – дип җавап бирде аңа Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү