Мөхәммәтшин Әгерҗедәге локомотив депосында яңартылган тепловозлар паркында булды

Ике ел эчендә Әгерҗедәге локомотив депосында магистраль тепловозлар паркын тулысынча яңартканнар. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге предприятие белән танышты һәм эшчеләрнең сорауларына җавап бирде, дип хәбәр итә Татар-информ.

«Сез – шәһәр хасил итүче, төп предприятие. Әгерҗе халкының өчтән бере монда эшли, тепловозлар зур ресурс белән килә башлады, локомотив базасы зур. Сез узган елда предприятиенең 100 еллыгын билгеләп үттегез, алдагы 100 еллыкта да планнар зурдан, эш күп булачак», — диде Мөхәммәтшин.

Магистраль тепловозлар паркы 2019 елда — 21 һәм 2020 елда 17 локомотив белән тулысынча яңартылган.

Быел йөк ташу күләме 26,3 миллиард брутто тонна-километр тәшкил иткән.

Предприятиедә 3 меңгә якын кеше хезмәт куя, бу Әгерҗедәге эшкә сәләтле халыкның өчтән бере дигән сүз. Локомотив депосында тепловозлар эксплуатацияләнә һәм аларга тулы хезмәт күрсәтелә.

 


Фикер өстәү