Роза һәм Ринат Шакировлар: «Безнең өйдә сабырлар яши. Бәхетебезнең сере шунда»

Чәкчәкне ашавы гына рәхәт. Аны тәмле итеп пешерү өчен шактый тир түгәргә кирәк. Бер килограмм чәкчәк ясар өчен 10 йомырка һәм 5 сәгать вакыт кирәк. Өч килолы итим дисәң,  кухнядан 15 сәгать чыга алмыйсың. Кукмара районының Янил авылында яшәүче Роза Шакирова моңа ияләнгән инде. Баштарак гаиләсен генә сыйласа, хәзер инде мәҗлес үткәрүчеләргә дә  камыр ризыклары пешереп бирә икән.

– Мин бит чәкчәкне газ мичендә пешерәм. Камырны ясагач, майны мичкә тыгып башта кыздырам, аннан суытам да төшләрне шунда салам. Аннары балга катырып тезәм, – ди ул. – Әле менә быел 9 нчы сыйныфны бетергән оныгым Дилә Инстаграмда теркәде үземне. Пешергән ризыкларның фотоларын куеп барабыз. Бик сокланып язалар. Әллә кайларда яшәүчеләр чәкчәккә кызыга. Тик мин акча эшләүне беренче урынга куймыйм. Танышларга, туганнарга пешереп бирә алсам, шул җитә. Соңгы арада күп кеше 3 килограммлы чәкчәккә заказ бирә. Өсләрен бизәп чуарлаганны яратмыйлар. Кызым белән киленнәрем дә бик оста пешерәләр. Ирләрнең күңеленә юлның каян икәнен белә алар.  Әмма шулай да үз кухнямда үзем хуҗа әле. Аларны кайткан-киткәндә гел сыйлап торам. Ирем белән әтине дә тәмле ризыктан өзмим, – ди Роза апа.

Роза апа ире Ринат белән  өч бала үстергән. Һәркайсының  үз тормышы. Шакировлар оныкларга да бик бай: тугызны сөяләр.

– Әниемә инсульт булгач, әти белән аны үзебезгә күчергән идек.  Икесенә аерым бүлмәләр ясап бирдек. Матур гына яшәгәндә, әни вафат булды. Әти бездә яшәп калды. Аның белән бик рәхәт. Барыбызга да үрнәк ул. Аеруча ирем белән сөйләшеп сүзләре бетми. Ринатым да кешелекле, ярдәмчел, сабыр. Иңне иңгә куеп гомер итүебезгә 40 ел быел, – ди Роза апа.

Читтә елмаеп кына утырган Ринат абый сүзгә кушыла.

– Гаилә стажым гына түгел, эшнеке дә – 40 ел. Гомерем буе Янил техникумында укыттым. Быел, яшьләргә юл бирергә кирәк дип, эштән туктадым, – ди ул. – Моннан 20 ел элек укырга килүчеләр белән хәзерге яшьләр арасы җир белән күк кебек. Замана баласын компьютер, телефон тәрбияли кебек. Ата-ана игътибары, тәрбиясе кимеде. Яшь буынга әнә шул җитми. Әти-әнигә өметләнеп яшиләр. Тормышка бик үк әзер түгел алар.

Техникумга килгән балаларның нәрсәгә сәләтле икәнен шундук күреп ала идем, ди Ринат абый.

– Балага сәләт йә бирелә, йә юк. Кайбер егетләргә килгәндә үк техника «җене» кагылган була. Безнең Аш-Бужи егетләрен генә алыйк.  Бер ел укып та, бер дигән итеп эшли алар. Аларның күңеленә салынган була. Әсәнбаш колхозына да белгечләр әзерләдек. Кайбер балага никадәр тырышсаң да, белемне биреп булмый, – ди ул.

Без сөйләшкән арада, Роза апа чираттагы чәкчәген ясап өлгерде, Рәфкать абый исә «Ватаным Татарстан»ны күтәреп бүлмәсеннән килеп чыкты.

– Газетаны 1978 елдан бирле укыйм. Армиядә чакта гына аерылып тордым. Җан дустым ул минем. Миңа газетагыз бик ошый.  Мин аны бөтен авылдашларыма укытыр идем. Аны укуы шулкадәр рәхәт бит! Һәркемгә кирәкле мәгълүмат бар. Күпләр бу хакта белми генә, – ди ул. –  Почтаны китергәннәрен көтеп тормыйм, үзем барып алам. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит әле. Тик торган юк. Кичләрен җәяү йөреп керәбез, кышын чаңгы шуабыз. Алайса, Роза пешергән тәмле ризыкларны ашап кына ятсак, селкенә дә алмас идек.

Шакировларга сокланып кайттык. Без кайтканны белгәч, кызы белән килене дә кунакка килгән иде. Монда һәркем үз эшен белә. Бабайга да, әти-әнигә дә хөрмәт зур! Роза апа тикмәгә генә: «Безнең өйдә сабырлар яши. Бәхетебезнең сере шунда», – димәгәндер инде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү