Банклар эшмәкәрләрнең хәленә кергән

Татарстанда банклар юридик затларның барлыгы 2 127 кредитына реструктуризация ясаган.

Сүз җәмгысы 16,3 миллиард сум бурычны түләүне кичектерү яки процентларны киметү турында бара. Республика Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге ярдәм чарасы дәүләтнең һәм банкларның үз программалары кысаларында гамәлгә ашырыла. Бигрәк тә икенче кварталда, пандемия  сәбәпле, предприятиеләрнең күпчелеге туктап калырга мәҗбүр булып, кешеләрнең керемнәре кимегән бер мәлдә аңа ихтыяҗ зур булган. Кредитларны реструктуризацияләү кризис кызган чорда мөшкел хәлгә төшкән кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә «исән» калырга ярдәм итсә, хәзер исә бурыч түләү зарурилыгы вакытлыча кичектерелү акчаны бизнесны үстерү һәм яңартуга тоту мөмкинлеге бирә. Республикада кредитларны реструктуризацияләү буенча банк программалары да гамәлдә булып килә. Алар алты айдан артмаган вакыт эчендә бурыч түләүне туктатып тору яки шушы вакыт аралыгында  түләүләрне киметү мөмкинлеге бирә.


Фикер өстәү