Ярминкәдәге бәяләр «тәмле»рәк

12 сентябрьдә республикада көзге ярминкәләр башлана. Халык арасында алар зур популярлык казана. Монысы аеруча көтеп алынганы булыр төсле, чөнки язын, барыбызга да мәгълүм сәбәпләр аркасында, ярминкәләр оештырылмады. Казанда алар 14 мәйданда эшләячәк. Башкаладан тыш, ярминкәләр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә оештырыла.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, ярминкәдә сатыла торган барлык ризык та тикшерү уза.

– Быел, коронавирус аркасында, продукция сыйфатына аерым үзенчәлекле таләпләр юк. Ит продукциясе ветеринария-санитария экспертизасы узарга һәм белешмәсе булырга тиеш. Сөткә аерым игътибар бирелә. Ул берничә кат тикшерү уза. Базарга килеп җиткәч тә, мәйданга керер алдыннан тагын бер кат тикшерелә, – диде ул.

Саклану чараларына килгәндә, барлык җитештерүчеләр дә Роспотребнадзор таләпләрен үтәп эшләргә тиеш булачак.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Дмитрий Яшин әйтүенчә, Казан ярминкәләрендә үз товарларын Алексеевск, Питрәч, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы һәм башка якын-тирәдәге районнардан килгән фермерлар тәкъдим итә. Бу ялларга 128 тонна бәрәңге, 100 тонна яшелчә, 40 тонна тирәсе ит, 15 тонна сөт һәм 250 тонна ашлык алып килергә планлаштырыла. Эре оешмалар исә он, шикәр, йомырка белән тәэмин итәчәк. «Майский» комбинаты барлык мәйданнарда да кыяр һәм помидор сатачак.

Матбугат очрашуына килгән җитәкчеләр бәяләргә аерым тукталмады һәм сәүдә челтәрләрендәге бәяләр белән чагыштырганда, мондагы продукциянең күпмегә арзан булуын әйтмәде. Ә узган елгы бәяләр, кибетләрдәгесенә караганда 20 процентка арзанрак булган икән. Быел да шуннан ким булмас дип өметләник. Мәгълүм булганча, ярминкәгә килгән җитештерүчеләрнең транспорт чыгымнары компенсацияләнә. Моннан тыш, аларга сәүдә нокталары өчен дә түләргә туры килми. Бәяләрнең арзан булуы шуңа бәйле.

Узган ел язгы һәм көзге ярминкәләрдә 1,5 млрд сумлык азык-төлек сатылган.

– Быел да шул тирә продукция сатылыр, дип уйлыйбыз. Дөрес, узган ел ярминкәләр язын да булган иде, – диде Дмитрий Яшин.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү