Татарстанда бер ир әтисен үтергән һәм келәмгә төреп карават астына яшергән

Казанда яшәүче 31 яшьлек ир-ат әтисен үтерә һәм мәетне, келәмгә урап, кровать астына яшерә. Мәетне мәрхүмнең кызы тапкан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләгән.

Кичә Әмирхан урамында урнашкан йортларның берсендә күп санлы яралары булган 62 яшьлек ир-атның мәете табылган.

Полицейскийлар мәрхүмне 31 яшьлек улы үтерергә мөмкин дип шикләнә. Тикшерүчеләр версиясе буенча, 5 сентябрьдә әти кеше белән улы арасында низаг чыга. Нәтиҗәдә, улы пычак ала әтисенә берничә тапкыр суга. Шуннан соң ул, мәетне келәмгә төреп, кровать астына яшерә.

Мәетне мәрхүмнең кызы таба. Ул, әтисе элемтәгә чыкмагач, аның хәлен белергә дип килгән була.

Җинаятьтә гаепләнүчене тоткарладылар. Ул үзенең гаебен таныды. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада бу ир-атка карата чикләү чарасын сайлаячаклар.

 


Фикер өстәү