Рөстәм Миңнеханов: «Син үз эшеңнән тулысынча канәгать булырга тиеш түгел»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкы белән туры элемтә уздырды. 1,5 сәгать дәвам иткән чара ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылды. Туры элемтә вакытында Президент республика телеканаллары һәм социаль челтәрләр аша килгән иң актуаль сорауларга җавап бирде. Халыктан 3000нән артык сорау кабул ителгән. Алар арасында сәламәтлек саклау, социаль яклау, икътисад, спорт темаларына кагылышлылары аеруча актуаль. Рөстәм Миңнеханов җавап бирергә өлгермәгән сораулар игътибарсыз калмаячагын әйтте. 

Социаль челтәрләр турында

Алып баручыларның беренче соравы социаль челтәрләргә кагылышлы булды.

– Аның бик күп уңай ягы да, тискәре ягы да бар. Булганның файдалысын сайлап алырга тырышырга кирәк. Социаль челтәрләр – халык белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге. Моннан 20 ел элек җитәкчеләргә шәхси сораулар бирүне күз алдына да китереп булмый иде. Хәзер моны эшләү мөмкин. Коронавирус пандемиясе вакытында социаль челтәрләр ярдәме белән министрлар, район башлыклары күп кенә программалар, онлайн очрашулар уздырды. Кемгәдер ошаса да, ошамаса да, социаль челтәрләр үсәчәк. Хакимият җәмәгатьчелектә туган сорауларга җавап бирер өчен эшли дә инде, – диде ул.

Президент әйтүенчә, социаль челтәрләр аша халыктан килгән сораулар белән аның ярдәмчеләре эшли.

 «Коронавирусның икенче дулкынына юл куймыйбыз»

Туры элемтә вакытында Рөстәм Миңнеханов, коронавирусның икенче дулкынына юл куймыйбыз, дип белдерде.

 Коронавируска каршы уңышлы көрәш Роспотребнадзор, хокук саклау органнары ярдәме белән алып барылды, – диде ул. – Изоляция вакытында 300 – 350 хокук бозу көн саен теркәлде. Без барлык күрсәтмәләрне төгәл үтәрбез. Моңа кадәр дә авыруның күпләп таралуына юл куелмады. Коллективларда да берничә очрак кына теркәлде, – диде.

Президент фикеренчә, язын коронавирус тарала башлагач, медицина тулысынча әзер түгел иде.

– Безгә коронавирус белән яшәргә туры киләчәк. Мартта без әле моңа әзер түгел идек. Безгә тулысынча медицина учреждениеләренең профилен үзгәртергә, барлык кирәкле җайланмалар белән тәэмин итәргә кирәк иде. Кыска вакыт эчендә боларны аңларга өйрәндек. Икътисад та эшли башлады. Бер атна эчендә зур предприятиеләр эшли башлады. Предприятиеләрнең 90 проценты изоляциядә эшләде,  – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнес, кунакчыллык, туризм, рестораннар зыян күргәнен искәртте.

– Зур бизнес та зыян күрде. Нефтькә бәяләр төште, чикләр ябылды. Без көтмәгән вакыйгалар күп булды. Бу зур сабак, тәҗрибә булды. Бүген инде без ничек көрәшергә икәнлеген беләбез. Кесәдә битлек тә бар, я перчатка киябез, я кулларны эшкәртәбез. Дистанцияне гел саклыйбыз, – диде Президент.

«Вакцинация ирекле булырга тиеш»

Очрашу барышында вакцинация темасы да күтәрелде. Рөстәм Миңнеханов моңа уңай карашта торуын һәм аны ясату ирекле рәвештә булырга тиешлеген әйтте.

– Әгәр вакцина кайтса, без беренче чиратта табибларга, мәгариф системасы хезмәткәрләренә ясарга тәкъдим итәчәкбез. Ләкин бу ирекле рәвештә ясала, беркем беркемне дә мәҗбүриләми, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренә караганда, республикада яшәүчеләрнең кайберләрендә антитәнчекләр бар, димәк, андыйларга прививка ясатырга да туры килмәячәк.

– Тикшерелгән медицина хезмәткәрләренең 40 процентында антитәнчекләр булуы ачыкланды. Димәк, бу процесс бара. Кемнәрдер авыруны бернинди билгеләрсез генә дә үткәрергә мөмкин, – диде ул.

«Нефть күп әле»

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, нефтьтән тыш та Татарстанның керем алырдай чыганаклары күп.

– Мин сезгә ышандырып әйтә алам: бездә нефть төрле формаларда күп, – диде һәм Татарстанда 20 – 30 елга җитәрлек нефть барлыгын әйтте. Ул нефть чыга торган урыннарны эшкәртүгә күп игътибар бирелүенә басым ясады.

Шуңа күрә нефть тармагы беркая да китми. Ләкин без шулай да аны сатуга түгел, нефть-химия чималы буларак куллану яклы. Ягъни аны эшкәртергә, аннан соң кабат нефть химиясе продукты ясарга, шуннан соң – полимер, каучук. Шуның белән акча эшләячәкбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, республикада машина төзелеше һәм яңа материаллар җитештерү үсә. Цифрлаштыру активлаша, шулай ук кече һәм урта бизнеска зур өметләр баглануын әйтте ул.

«Акчаны йорт салырга һәм белемгә тотарга кирәк»

Туры элемтә вакытында яшь эшмәкәр Ренат Шәрәфиев Президенттан: «Булган акчаны нинди максатларга тотарга киңәш итәсез?» – дип сорады.

– Булган акчаны яхшы йорт салырга, гаиләгә тотарга кирәк. Икенчедән, укуга. Нинди мөмкинлек бар, шуларны файдаланып, белем алырга тырышырга кирәк. Ул акча беркая да югалмый. Бу – яхшы капитал, – дип җавап бирде аңа Рөстәм Миңнеханов.

«Җитешсезлекләребез күп»

Рөстәм Миңнеханов күңелен борчыган мәсьәләләргә дә тукталды. Республикадагы җитешсезлекләрнең бер сәбәбе итеп ул профессионал булмаган идарәчеләрне атады.

– Син үз эшеңнән тулысынча канәгать булырга тиеш түгел. Үз-үзеңә: «Мин барысын да эшләдем», – дип әйтү белән үк үсештән тукталасың. Мин безнең бик күп җитешсезлекләребез барлыгын беләм. Профессиональ булмаган идарәчеләребез күп, шулай ук зыянга эшләүче предприятиеләребез дә күп. Алар банкротлыкка чыгып, хезмәткәрләрен эшсез калдыра. Менә шулар белән шөгыльләнергә кирәк. Мин төзелгән бер комплексның эшләмәвен дә беләм, чөнки аның белән ул кешеләр идарә итәргә тиеш түгел. Һәм шуңа күрә безгә халыкның мөнәсәбәте, фикере мөһим. Әгәр аны эшләргә куйганнар икән, ул шул халыкка хезмәт итәргә тиеш, – диде Президент.

Татарстан лидер булырга тиеш

– Без үзебезнең форматны бераз үзгәртергә тиешбез, – дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Дөресен әйткәндә, төп өлеш (хастаханәләр, дәваханәләр) карашларын үзгәртте инде. Бөтен җирдә дә профессионаллар, җаваплы кешеләр кирәк. Без, бәлки, башка төбәкләр белән чагыштырганда, яхшырак күренәбездер. Ләкин безнең әле эшлисе эшләребез күп. Юллар, ишегаллары төзисебез бар.

«Быел ТАССРның 100 еллыгы. Без мөмкин кадәр күбрәк программаларны гамәлгә ашырырга тырыштык. Юллар, социаль объектлар төзелде. Барысы да бездән тора. Безнең эш системалы барырга, үзебездә нинди юнәлешләр булганын, кайсы тармакларны ныграк үстерергә кирәклеген күрергә тиешбез. Иң мөһиме — кешеләр. Татарстан лидер булырга тиеш», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Ветераннарга зур рәхмәт. Республика бер көн эчендә шундый булмаган бит, кирпеч өстенә кирпеч шулай ирешелгән. Безгә кадәр буын нигезен салган. Безнең бурыч — алга таба хәрәкәт итү, үстерү. Әгәр һәркем республиканы яхшыртуга өлешен кертмәсә, беркем республиканы үзгәртмәячәк», — диде.

Президент тынычлыкны, татулыкны саклап калу мөһимлеген искәртте. «Татармы, рус, чуваш, яһүдме син — аерма юк. Синагога, собор, мәчет тә бар. Традицияләрне хөрмәт итәргә кирәк. Рус, православие, мөселман, удмурт, чуваш бәйрәмнәре бар… Без алардан байыйбыз гына. Әгәр кайсыбыз текәрәк дип бәхәсләшсәк, берни килеп чыкмаячак», — диде.

«Өлкәннәргә ихтирам, татулык — киләчәкнең нигезе. Балаларга аерым караш булырга тиеш. Без балаларыбыз иң конкурентлысы булсын дип омтылырга тиеш. Бәйрәм белән!» — диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү