Чит телдән БДИ бирү мәҗбүри булмаячак

Чит-ят телләрне әлләни өнәмәүче балалар тынычлап йоклый ала. Россия Мәгърифәт министрлыгы чит телдән бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) бирүне мәҗбүригә әйләндерергә җыенмавы турында белдергән. Бу хакта, министрлыкның матбугат хезмәте хәбәренә таянып, “Интерфакс” хәбәр итә.

Россия Мәгърифәт министрлыгы каршындагы федераль дәүләт мәгариф стандартлары буенча совет шундый карар кабул иткән. Үзгәрешләр проектына караганда, чит тел урта белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартындагы (ФГОС) БДИ бирелергә тиешле мәҗбүри фәннәр исәбеннән төшеп калган.

Димәк, озакламый министрлыкның бу җәһәттән тиешле боерыгы чыгачак.  Ә анда советның ФГОС буенча карары нигез итеп алыначак, дигән сүз.

Исегезгә төшерәбез: 2022-2023 еллардан башлап, чит тел буенча БДИ бирү мәҗбүригә әйләнергә тиеш иде. Әмма укытучылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм белгечләр моңа каршы чыкты.

 


Фикер өстәү