Бәрәңге уңышы: ничек сакларга һәм артканын кая урнаштырырга?

Күпләр көннәр коры, матур торганда, бәрәңгеләрен алып урнаштырып, бакчаларын чистартып та куйды инде. Быел уңыш ничек? Аны ничек дөрес сакларга һәм үзеңнән артканны кая тапшырырга мөмкин? Шушы уңайдан «ВТ» хәбәрчесе бәрәңгесез яши алмаучылар һәм белгечләр фикерен белеште.

«Бәрәңгене ашыгып алмагыз»

Мин кызыл сортлы бәрәңге утыртам, – ди Әтнәдә яшәүче Искәндәр Гәрәев. – Ел да уңа, чөнки 50 сутый җиргә үзем җәй буе су сиптереп үстерәм. Узган ел шәп булган иде, быел да аннан калышмаган. Август уртасында ала башлаган идек инде. Бик эре, яхшы чыкты. Аларны кышка юып саклауга куям. Бөтен кеше шуңа шакката инде. Казып алгач, бөтенесен дә зур ваннага салып юам, киптерәм, җиләс урынга куеп җилләтәм. Начарлары шунда чери. Ә базга яхшылары гына кала. Язга кадәр берни дә булмый. Яхшы саклана.

Шулай да, күпләр белән аралашкач, быел бәрәңге уңышының мулдан булмавына инандык.

– Начар быел бәрәңге. Эре дигәннәре дә узган елгы уртача дигәненә җитми. Ваклары күбрәк чыкты. Кызыл сортлы бәрәңге күбрәк утыртылган. Сары, ярмалысы азрак эләккән. Кызыл дигәне тагын да начаррак. Быел бик кирәк чакта яңгыры булмады бит, – ди Азнакай районының Беренче Май авылыннан Зәлифә Мостафина. – Узган ел күп тә, шәп тә иде. Үзебездән артканын сатканыбыз юк. Терлекләргә ашатабыз. Күршеләрнеке дә күп булды. Алардан алып чыгып, малларга турап бирдек.

Күпләр икенче икмәкне бакчаларыннан җыеп бетергәндә, Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче оста бакчачы Рәис Шәкүров бу турыда уйламый да әле. Чөнки ул ел саен бәрәңгесен октябрьдә генә ала һәм башкаларга да шуны ук киңәш итә.

– Ашыгып ала хәзер халык бәрәңгене. Хәтта август башында, уртасында эшләрен бетереп куючылар да бар. Ашыгырга кирәкми, – ди ул. – Беренчедән, иртә алынган бәрәңге авыруларга, фитофторозга тиз бирешүчән була. Бу вакытта яшел сабаклы бит әле алар. Икенчедән, бәрәңге җир астында никадәрле озаграк торса, шуның кадәрле тәмле була. Быел көз матур килә. Хәзер берничә көн яңгыр явачак. Аннан соң тагын кояшлы матур көннәр башлана. Октябрьдә дә рәхәт һава торышы була әле. Ә бәрәңге ул төнлә салкында үсә дә көндез ял итә. Шуңа күрә безнең октябрьдән дә иртәрәк алганыбыз юк.

Шәкүровлар быел 1 гектар җиргә бәрәңге утырткан. Узган ел белән чагыштырганда, мәйданнарын 50 сутыйга киметкәннәр. Чөнки узган елгы уңыш бик мулдан булган. Дөрес, быел бераз калыша, шулай да зарланырлык түгел, ди хуҗа кеше. Чөнки монда хикмәт – бәрәңгенең сортында.

– Мин бөтен төрле бәрәңге сортын сынап карадым. Иң яхшысы – Луговской сорты. Быел гектарыннан 350 центнер алырмын дип торам. Ни өчен бу сорт яхшы? Чөнки, беренчедән, аны фитофтора алмый. Икенчедән, һава торышына карамастан, уңышы шәп була. Өченчедән, тәмле, ярмалы бәрәңге ул. Дүртенчедән, сабагы зур булып, тармакланып үсә. Арасына чүп үсми, димәк. Аннан соң, колорадо коңгызы да ашап бетерә алмый. Ә быел ул бөтенләй булмады, – ди оста бакчачы.

Рәис абый быел бәрәңге бакчасын киметеп, 10 сутый җирдә 1 мең баш кәбестә һәм кабак үстергән. Алары да бик уңган. Тозлар өчен менә дигән ак башлы кәбестәләренең берсе-берсе 5-6 кг га кадәр үскән, ди.

– Бәрәңгене урнаштыру белән бервакытта да проблема булганы юк. Инде хәзер үк сорап килүчеләр бар. Язын да, көздән үк тә симәнәгә дип алып китәләр. Балтач, Теләче районнарыннан белешеп куйдылар инде. Бәрәңгене 20 сумнан сатабыз. Узган ел Казанга, Арчага алып барып урнаштырган идек. Башта килограммын 15 сумнан саттык, аннан соң 8 сумга да җибәрдек, – дип горурлана көзге муллык белән Рәис Шәкүров.

Аның фикеренчә, уңыш яхшы булсын өчен бакчаны да көздән үк әйбәтләп әзерләп калдырырга кирәк. Уңышны җыеп алганнан соң ук бер кат тырмаларга кирәк, ди ул.

– Без бәрәңге сабакларын ташлап әрәм итмибез. Бер җиргә өеп куябыз да, черемә буларак файдаланабыз. Тырмалагач, тирес чәчеп, сукалыйбыз. Шуннан соң бакчага керергә, җирне таптарга ярамый. Кышка печән, салам өяргә дә кирәкми. Иртә язын, дым саклар өчен, тагын бер кат тырмалап сукалыйбыз. Бәрәңге тишелеп чыгу белән үк тагын бер кат тырма кертәбез, – дип аңлата.

Икенче икмәкне дөрес итеп саклауга да зур игътибар бирә ул. Алу белән үк базга урнаштырырга ярамый, суыклар башланганчы сарай кебек коры җирдә җилләтеп алырга киңәш итә.

– Температура биш градустан суыграк була башласа, базга урнаштыру ягын карарга кирәк. Чери торганнары да сарайда вакытта күренә инде аның, – ди ул.

Саклау

Бакчачы Фарсель Зыятдинов безгә һәрвакыт, бәрәңгене 15 сентябрьдә алалар дип искәртә килә. Быел да шушы вакытны көтәргә кирәк иде, ди ул. Чөнки бу вакытта яшелчә өлгерә, кабыгы җитешә, авыруларга да бирешми.

– Сабагы корый икән, бәрәңге үсми инде ул. Аннан соң аның авыруы гына таралырга мөмкин. Яңгыр яуса да, яфракларындагы авыру споралары туфрак аша үтеп, бәрәңгегә күбрәк керергә мөмкин, – ди танылган бакчачы.

Фарсель абый әйтүенчә, бәрәңге өлгереше сортларга карап билгеләнә. Алар 60 – 70, 80 – 90 һәм 100 – 110 көндә өлгерә торганнарга бүленә.

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиева әйтүенчә, бәрәңгене казып алганнан соң, аны шунда ук базга сакларга куярга ярамый: башта җилләтергә кирәк. Бу вакытта бәрәңге ныгый, өлгерә, аның авыруларга каршы торучанлыгы арта. Моның өчен җил уйнап торган караңгы, кояш төшми торган бинага куярга киңәш ителә. Ә менә орлыкка калдыра торганнарны, киресенчә, кояш төшә торган җирдә җилләтү кулай. Кояш нурлары нәтиҗәсендә яшелләнгән бүлбеләрнең авыруларга каршы торучанлыгы арта һәм яхшырак та саклана. Җилләтү, киптерү 10 – 30 көн дәвам итәргә тиеш. Саклауга куйганда кабат араларга кирәк. Бу вакытта чери башлаган, йомшарган бүлбеләр күренергә мөмкин. Андыйларны саклауга куярга ярамый.

– Ныгымаган, өлгермәгән бүлбеләр тиз чери, авыруларга бирешә торган була. Кайберәүләр сабагы яшел дип, алдан чапмаска тырыша. Бер атна булса да үсә торсын, янәсе. Әмма бөтен сортларны да бер үк вакытта казып алу да дөрес түгел. Иртә, уртача өлгерә торганнарны гына иртә казырга киңәш ителә. Сабагы фитофтора белән зарарланганнарын да чабарга вакыт. Озак тотсаң, авыру бүлбеләргә төшәчәк, – дип кисәтә белгеч.

Иң мөһиме, саклауга куелган бәрәңге базда да җилләп торырга тиеш.

– Хәзер күпләр базга, дөрес итеп, вентиляция торбалары урнаштыра. Ул булмаган очракта, суыклар башланганчы баз авызын ачып калдырырга кирәк. Тирән булса, урамда 8 градус суыкларга кадәр тотарга мөмкин. Шуннан кибеп, җилләнеп тора. Вентиляция булмаса, гыйнварда бәрәңге «сулый» һәм җылы һава чыга башлый. Ул түшәмгә менеп, су тамчылары хасил итә. Алар исә бәрәңге өстенә тамып торып, аны черетә, – дип аңлата Фәния Җамалиева.

Сортларга килгәндә, галимә әйтүенчә, иртә өлгерә торган бәрәңгеләргә зыян килде. Аларның бүлбе чыгаруы июнь-июльдәге корылык вакытына туры килде.

– Безнең республикада халыкның күпчелеге Гала сортын утырта. Ул уртача иртә өлгерә торган санала. Аның бәрәңгесе болай да эре түгел. Су ярата торган сорт. Бәрәңге уңышы орлыкның ничек утыртылуына да бәйле булырга мөмкин. Өстәрәк ятканы тиз кибеп, уңышы начар була. Аннан соң төбенә дә яхшылап өяргә кирәк, – дип киңәш итә галимә.

«Авыллардан үзебез дә җыябыз»

Уңышлары мулдан булмаучылар да, шул ук вакытта үзләреннән артканны сатарга теләүчеләр дә бар. Бәрәңге кабул итү пунктлары Татарстанда күп түгел. Шундыйларның берсе  – «Түбән Кама» кулланучылар кооперативы. Алар халыктан бәрәңге, суган, кәбестә, кишер, чөгендер кабул итә. Җитәкчеләре Евгений Абрамов әйтүенчә, узган ел кооперативка 18 тонна икенче икмәк китергәннәр. Быел 70 тонна кабул итәргә планлаштыралар.

– Узган ел да, быел да халык үзеннән артканын бик теләп алып килә. Инде шушы вакытка 12 тонна бәрәңге тапшырдылар. Быел ваграк, әлбәттә, ләкин сыйфаты яхшы, – ди Евгений Абрамов.

Яшелчәләрнең сыйфатына һәм сортларына карап, бәяләр төрле. Кооператив бер килограмм бәрәңгене – 6 – 10 сумнан, кишерне – 7 – 10 сумнан, чөгендерне – 6 – 10 сумнан, кәбестәне – 10 – 17 сумнан, суганны 10 – 13 сумнан кабул итә.

– Без, беренче чиратта, сортка игътибар итәбез. Аерым алганда, бәрәңгенең Гала, Крона, ә суганның Хальцедон сортларына өстенлек бирәбез. Сыйфатка килгәндә, кабул итеп алган һәр партияне Роспотребнадзорга җибәрәбез. Тапшырасы яшелчә 300 килодан арткан очракта, үзебез дә барып алабыз. Быел башкачарак та эшләргә булдык. Мәсәлән, Түбән Камадан ераграк урнашкан авыллардан берничә кеше шалтырата икән, бер көнне барысына да барып, җыеп алып кайтабыз. Шул рәвешле эшли башлагач, быел мөрәҗәгать итүчеләр артты, – ди җитәкче.

Яшелчәләрне махсус төргәкләргә төрәләр. Аннан соң аларны җәмәгать туклануы комбинатларына, шул исәптән шәһәр мәктәпләренә җибәрәләр. Моннан тыш, Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге рестораннар да сатып ала. Узган язда алар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша халыкка орлыклык бәрәңге дә тараткан.

Үзеннән артканын кая куярга белми аптыраган кешегә начар түгел. Авылларга чыгып җыю да алар өчен файдага гына бит. Аз булса да керемнәрен дә арттыра алалар. «Быел, мәсәлән, берәү 1,5 тонна бәрәңге тапшырып, 15 мең сум акча алды», – ди Евгений Абрамов.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү