Айрат Фәррахов Мәскәүдән кайтып сайлауда катнашты

11 сентябрьдә Татарстанда сайлау кампаниясенә старт бирелде. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сайлауда катнашырга өлгерде инде. Гражданлык бурычын ул Биектау районы Әлдермеш авылындагы сайлау участогында үтәде.

— Мин монда теркәлгән, тавыш бирүне гел биредә башкарам. Авылда сайлауга иртә киләләр. Оештыру искиткеч дәрәҗәдә. Керүгә температура үлчәделәр, барлык саклык чаралары каралган. Биредә авылдашлар белән очраштым,-дип уртаклашты ул.


Фикер өстәү