Көнбагыш маеның бәясе артырмы?

Федераль басмаларда көнбагыш маеның бәясе артырга мөмкин, дигән хәбәрләр таралды. Матбугат чаралары “Совэкон” аналитик үзәгенә нигезләнә. Экспертлар бәя артуны көнбагыш уңышы начар булу белән бәйләп аңлата. Уңыш, узган ел белән чагыштырганда, 23 процентка кимегән.

– Россиядә көнбагыш уңышы бик нык түбән. Аналитиклар фаразлавынча, быел илдә 11,8 млн тонна гына көнбагыш җыелырга мөмкин, – дип яза алар.

Быел көнбагыш үсәр өчен һава торышы начар булды. Аеруча илнең көньяк өлешендә җәй коры килде. Белгечләр көнбагыш бәясе ким дигәндә 20 процентка артыр дип фаразлый.

– Якын киләчәктә Россиядә бәяләр артырга мөмкин һәм алар бик тиз үсәчәк, – диелә хәбәрләрдә.

Татарстанда көнбагыш белән вазгыять ничек соң? Бездә аның уңышы ничек һәм бәяләр тотрыклы булачакмы? Әлеге сорауларны без Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләренә юлладык. Министрлык безгә менә болай дип җавап бирде:

– Хәзерге вакытта республикада көнбагыш алынмый. 31 августка алынган нәтиҗәле температура 1430-1570 градусны тәшкил итә. Узган ел да шундый ук күрсәткечләр иде. шуңа күрә көнбагыш өлгерү һәм уңышлылыгы башка еллардагыча булыр дип уйлыйбыз. Әлегә моның тискәре йогынтысы фаразланмый.

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү