Гамәлсез үсеш була алмый: милли җәмәгатьчелекнең стратегия турында ФИКЕРЛӘРЕ

 

29 август көнне башкалабызга Бөтендөнья татар конгрессы оештырган Милләт Җыенына килүче милләттәшләребез кабул иткән «Татарлар: гамәл стратегиясе» хакында сөйләшү, фикер алышу дәвам итә. Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз, җыеннан нинди тәэсирләр калды, дип мөхтәрәм затларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе:

– Моннан өч ел чамасы элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында Бөтендөнья татар конгрессына татар халкының үсеш стратегиясен эшләү вазыйфасын йөкләгән иде. Аның беренче проектлары эшләнде. Ул төрле оешмаларда, районнарда, төрле төбәкләрдә, хәтта чит илләрдә дә уртага салып тикшерелде. Ул чакта бик тәфсилләп язылган иде. Аны бөтен татар халкы көтте, анда киләчәгебезне күрергә тели иде. Менә күптән түгел генә ул ун битлек документ буларак дөнья күрде. Дөрес, аның исеме алышу бераз гына сәерсендерде. Чөнки Президентыбыз йөкләмәсендә «үсеш стратегиясе» иде. Монда ул «гамәл»гә әйләнгән. Гамәл дә начар түгел. Гамәлсез үсеш була алмый. Аерма да юк шикелле. Тик минемчә «үсеш стратегиясе» дип атау уңышлырак иде. «Үсеш» дигән сүз күңелдә өмет уята. Гамәлне кылырга һәм шул гамәл белән бер урында таптанып торырга була. Үсеш стратегиясе безгә киләчәккә ныклырак, зуррак адымнар ясарга мөмкинлек бирер иде. Әмма ләкин бу килеш тә мин аны инкарь итәргә җыенмыйм. Алга таба бер адым буларак, мин аны уңай бәялим. Бу  – барыбер хәрәкәт. Шушы килеш тә, гомуми сүзләр белән булса да, киләчәгебез матур булсын өчен нинди гамәлләр кылу кирәклеге бәян ителгән. Бу гамәлне инкарь итмәгән килеш, мин анда татар халкының дәүләтчелеге турындагы маддәне күрәсем килгән иде. Чөнки гореф-гадәтләребез, динебез, мәдәниятебез, мәгарифебез, тарихыбыз турында сүз бара икән, аларны саклау, үстерү өчен дәүләтең, дәүләтчелегең булу кирәк. Дәүләтчелегеңне чын мәгънәсендә ныгытмый торып, боларның берсен дә ныклап үстереп булмый. Шулай ук милли мәгарифкә дә игътибарны күбрәк бирергә иде. Чөнки милли мәгариф системасы булмый икән, милли мәдәниятебез дә булмый, телебез дә ныклап аякка баса алмый, әдәбиятыбыз, матбугатыбыз, театрыбыз да артка китәчәк. Кадрлар җитмәү бүген радио-телевидениедә сизелә дә инде. 25 июльдә Президентыбызның республика газеталарында бик төпле мәкаләсе басылып чыкты. Ул мәкалә әлеге гамәл стратегиясенә караганда кыюрак, саллырак. Президентыбызның бу мәкаләсен мин күпмедер дәрәҗәдә үсеш стратегиясе дип күз алдына китердем. Анда төп юнәлешләр билгеләнгән иде. Киләчәктә, алга таба барганда гамәл стратегиясенә дә, Президентыбызның әлеге мәкаләсенә дә игътибар итәргә кирәк булачак. Стратегияләр, программа-проектлар, закон-карарлар күп язылыр. Дөресен әйткәндә, алар берсе дә начар булмый. Әмма монда төп нәрсә: без аларны ничек тормышка ашырабыз? Әгәр яхшы карарлар кабул итеп тә, аларны тулаем тормышка ашыра алмыйбыз икән, моңарчы кылган гамәлләребезнең юкка чыгуы ихтимал. Хәзер кабул ителгән стратегияне тормышка ашыру өчен нинди гамәлләр кылырга кирәклеге хакында күбрәк уйларга кирәк. Гамәл стратегиясен гамәлгә ашыру өчен эзлекле, җитди эшләр башкарсак, алга китү өчен яхшы нигезебез булачак.

Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Казандагы Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә җитәкчесе, «Ал» мәчет имамхатыйбы:

– Бисмилләһир-рахманир-рәхим! Ни генә әйтмәсеннәр, милләтне үстерү нигезендә милли рух ятмаса, аның киләчәге булмый. Әлбәттә, мәдәният, мәгариф булсын, милли мәсьәлә белән дини мәсьәлә бәйләнеш тапмаса, милләтебезнең киләчәге томанлы булып калачак. Стратегиянең максаты нәрсәдә? Баюны, үзебезне күрсәтүне алга сөрәбезме? Әгәр шушылай риядан булса, аның поты бер тиен. Бу документның төп максаты – халкыбызның сакланышы, киләчәккә бару өчен дәрт-дәрман табуы. Булганын саклап калырга, югалтмаска һәм дәвам иттерергә кирәк. Дөрес, инде кабул итек тә эш бетте түгел. Хәзерге вакытта халкыбызның төрле катлауларында, төрле даирәләрдә гамәл стратегиясе турында фикер алышу дәвам итә дип беләм. Аллаһының рәхмәте белән яшибез. Бер көн белән генә дөнья бетми. Хәзер безгә бу стратегияне киңәйтергә, тулыландырырга кирәк. Стратегиянең тормышка ашканын күрергә язсын иде дигән теләктә калам.

Саҗидә Баталова, Бурятия Республикасы төбәк татар миллимәдәни мөхтәрияте рәисе, Россия Халыклары ассамблеясы советы әгъзасы:

– Без – татарлар кайда гына яшәсәк тә, газиз Татарстаныбыз, аның казанышлары белән горурланабыз. Җыенда без кабул иткән стратегия, аның төп юнәлешләре – бөтен татар дөньясы өчен мөһим вакыйга ул. Беренчедән, анда күпмедер дәрәҗәдә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар зыялыларының, җәмәгатьчелек вәкилләренең фикер-тәкъдимнәре исәпкә алынган. Икенчедән, татар милләтен саклауны күздә тоткан бу документта татар дөньясын үстерүнең төп юнәлешләре тәгаенләнгән. Өченчедән, Милләт Җыенында кабул ителгән стратегиядә милли мирасыбызны саклау, гореф-гадәтләребезгә тугры калу  газиз халкыбызны киләчәккә алып баруның төп, ышанычлы юлы икәнлеге тәкрарлана. Һәр татар гореф-гадәтләребезне саклаганда, газиз телебезгә мәхәббәтне балаларына, оныкларына тапшырганда, бөек тарихыбыз белән горурлану тәрбияли алганда милләтебез беркайчан да бетмәячәк, безгә бернинди дә инкыйраз янамаячак. Билгеле, ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп яшәмәскә, һаман алга омтылырга, киләчәкне һәрдаим күз уңында тотарга кирәк. Татарстан җитәкчелеге, галим-голәмә моны яхшы аңлый. Хәзер шушы хакыйкатьне киң катлау халыкка да төшендерергә кирәк. Милли аш-суларны, милли мода индустриясен башка халыкларга да таныту, милли туризмны киң җәелдерү – саный китсәң милләтебезне саклау һәм үстерүнең юллары күп төрле.  Өстән, Казаннан килеп ярдәм итүләрен көтеп тормыйча, бу максатта төбәкләрдә дә шактый күп эш башкарырга мөмкин.

Фәрит Фарисов, Мәскәү шәһәре татар миллимәдәни мөхтәрияте рәисе:

– 29 август көнне Милләт Җыенында кабул ителгән стратегия – дөнья халыклары арасында үзеңә лаеклы урын эзләү мисалы ул. Ул көнне илебезнең төрле төбәкләреннән килгән зыялылар, галимнәр, эшкуарлар, милли оешма җитәкчеләре бердәм, бертавыштан кабул иткән стратегия алдыбызга яңа максатлар куя, үткән белән киләчәкне тоташтырырга чакыра. Узмышыбыз бөек булган кебек киләчәгебез дә якты, ышанычлы, гали булса иде. Әлеге документта хакимият даирәләренең, милли хәрәкәтнең алга барыр юлы билгеләнгән. Дөрес, стратегиядә динебезгә мөнәсәбәт берничә сүз белән генә билгеләнгән. Югыйсә газиз телебез белән ислам дине безне мең ел буена мөстәкыйль дәүләтләр тоткан зур, горур милләт итеп саклап килде. Миңа калса, ислам дине киләчәктә дә безне берләштереп торучы иң ышанычлы, иң бәрәкәтле нигезләрнең берсе булып калачак. Татар милли үзаңын, милли рухын, иманын диннән башка күз алдына китереп булмый.

Рәшит Минһаҗ әзерләде

 

 

 


Фикер өстәү