Марат Әхмәтов: «Республиканың киләчәк язмышы хәл ителә»

Казанда 55 нче участокта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, хатыны Миләүшә ханым белән Татарстан Президентын сайлауда катнашты.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, бу сайлауда катнашу аеруча әһәмиятле. «Дистә еллар дәвамында республика төрле яктан зур үсештә. Башка төбәкләргә үрнәк булып торабыз. Бу сайлауда аның киләчәк язмышы хәл ителә дисәң дә була, — ди ул. — Татарстанны тагын да матуррак итеп күрәсе килә».

Шул тирәдә яшәүчеләргә беренче көнне иртәнге сигездән төшке бергә кадәр Подлужный урамындагы махсус автобуста сайларга мөмкин иде. Төштән соң, КНИТУдагы төп бинада дәвам итәчәк. «Бу участокта сайлауда бик актив катнашалар, иртәдән кеше күп, байтагы — өлкәннәр» — ди күзәтүче Айдар Әхмәтшин.

http://


Фикер өстәү