Көек, Салмачы, Салават Күпере бистәләрендә яшәүчеләр юллы булачак

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан Президентына Казан яны бистәләрендә һәм шәһәргә якын районнарда яшәүчеләрне транспорт белән тәэмин итү  мәсьәләсен хәл кылу проектлары турында сөйләде. Биредә сүз Көек, Салмачы, Салават Күпере һәм зур проблемалар китереп чыгарган башка юнәлешләр турында бара.

Рөстәм Миңнеханов, Казанның елдан-ел киңәюен искә алып, бу мәсьәләләрне һәрдаим игътибар үзәгендә тоту зарурилыгын  әйтте.

“Тарихи үзәкне үстерү һәм саклау мәсьәләләрен еш карыйбыз, әмма торак микрорайоннарны да истән чыгарырга ярамый, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Кешеләрнең яшәве өчен уңай шартлар булдырырга, барлык инфраструктураны, шул исәптән транспорт белән тәэмин ителешне исәпкә алып, уңай мохит тудырырга кирәк”.

Татарстан Президенты Питрәч юнәлешендә юл төзү бурычы белән беррәттән, ике ел эчендә Зур Казан боҗрасын төзүне тәмамлау һәм “Салават Күпере” микрорайонында яшәүчеләрне транспорт белән тәэмин итү бурычын куйды. Аның фикеренчә, бу микрорайонга киләчәктә йә трамвай линиясе сузарга, йә метробуслар җибәрергә кирәк.

Илсур Метшин якын киләчәктә мэриянең Президентка әлеге мәсьәлә буенча күрелә торган чаралар турында җиткерәчәген әйтте.

 

 


Фикер өстәү