Зөлфәт Зиннуров ТНВдан нигә киткән?

Зөлфәт Зиннуров «Яңа гасыр» каналыннан эштән киткән. Бу хакта ул инстаграмда хәбәр итте.

– Җәмәгать, сәламнәр! Бу фотода аңлашыла инде, әйе, ТНВ @tvtnv дан киттем. Башка кешеләрдән төрле имеш-мимешләр ишеткәнче, үземнең аккаунтта хәбәр итәргә булдым. Юк, берәү белән дә сүзгә килмәдек, талашмадык-сугышмадык))) Белгәнегезчә, мин параллель рәвештә Татар радиосында да @tatarradiosi иртәнге тапшырулар алып барам. Шуңа күрә Тнв җитәкчелеге мине сайлау алдына куйды: я радио, я телевидение. Телевидениегә 2000 нче елда килеп кергән идем, 20 ел вакыт үтеп тә киткән! Ужыс, куркыныч саннар))) Башваткычны инде 5 елдан артык алып барам, тамашачылар да ялыккандыр, нинди дә булса яңалык кирәк дип кат-кат уйлаганнан соң радионы сайларга булдым. Нәрсә дисәң дә, иҗат юлымны 11 нче сыйныфта укыганда ук радиодан башлаган идем бит.


Башваткыч тапшыруын яратып караучы Хөрмәтле Тамашачым, зур рәхмәтләрем иң беренче Сезгә, тапшыруның командасы: режиссер Зөлфирә Мөхәммәдиева, мөхәррирләр Әлфирә Мәһдиева, Миләүшә Гариповага һәм оператор/монтажёр/тавыш операторы егетләренә! Матур итеп эшләдек, Аллага шөкер! Кем белә, бәлки әле киләчәктә тагын бергә эшләү насыйп булыр, (Зөлфәтнең сүзләрен төзәтүләрсез бирәбез) — дигән ул.

– Телевидение бинасы эчендә дивардагы фотоны алып куярлармы икән инде хәзер… Алсагыз, миңа бирегез әле, яме @tvtnv ? — длип тә өстәгән Зөлфәт Зиннуров.


Фикер өстәү