“Казан” аэропортында, арканга бәйләп, самолет тартканнар

“Казан” аэропортында – рекорд! “Россия Көч экстримы федерациясе” лидеры, “РосМолСпорт” рәисе Халк Сергей Агаджанян ТАССРга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, шулай ук “Казан” халыкара аэропортының “йолдызлы” статусын (быел ул Skytrax версиясе буенча “4 йолдызлы” статусын раслаган) трак-пулл (арканга бәйләп, йөк машинасы кебек бик авыр әйберләр тарту) буенча Россия һәм дөнья рекордын куйган.

Рекорд 11 сентябрьдә рәсми төстә, федераль һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары катнашында, теркәлгән: Серей Агаджанян UVT aero авиакомпаниясенең CRJ 200 Bombardier  самолетын арканга бәйләп, бер минут ярым эчендә 35,4 метр ераклыкка күчереп куйган, шул ук вакытта 3 литрлы медицина грелкасын өреп шартлаткан. Очкычның авырлыгы – 16 тоннадан авыррак. Каршы яктан искән җил секундына 13 метрга кадәр җиткән. Трюк махсус җайланмаларсыз башкарылган.

Грелка өреп, самолет (яки йөк машинасы һ.б.) тарту – тамашачыларны җәлеп итә торган, көч экстримы спортының үтә катлаулы төре. “Россия көч экстримы” федерациясе президенты Василий Грищенко җитәкчелегендә башкарылган трюк уникаль булып тора. Сергей Агаджанянга кадәр   көч экстримының бу ике юнәлешен берьюлы әле беркем дә, беркайчан да башкармаган.

Өстәвенә Россиядә пассажир самолетын, әйтик, баскыч кебек махсус җайланмалардан башка гына, моңарчы беркемнең дә аркан белән тартып күчергәне булмаган.

“Бу номерга ике ел ярым диярлек әзерләндем. Аның өчен Татарстан Республикасы, Казан” халыкара аэропорты һәм UVT aero авиакомпаниясенең сайлап алынуы – очраклы түгел. Рекорд кую өчен актив үсүче, үзем кебек рекордларга зур игътибар бирүче һәм һәрвакыт яңа биеклекләргә омтылучы партнерларны сайлап алдым. Татарстан быел республика оештырылуга 100 ел тулуны билгеләп үтә. Ә Казан аэропорты исә күптән түгел генә Skytrax версиясе буенча “4 йолдызлы” статусын раслады”, – ди Халк Сергей Агаджанян.

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү