Энә дә, дөя дә – бүләк: ни өчен ир хатынына алтын бүләк итсә яхшырак?

Туган көннәр, бәйрәмнәр җитә башласа, аптырыйсың: нәрсә бүләк итәргә? Якын кешене дә сөендерәсе килә, акча ягына да игътибар итәргә кирәк. Энә дә, дөя дә –  бүләкме? Зур әйберләр алып, балаларны артык бозмыйбызмы? Дин бу мәсьәләдә ни ди?

Башкалабыздагы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әнә шул сорауларга җавап эзләдек.

– Бисмилләһир-рахманир-рахим! Сүземне бераз ерактанрак башлыйм әле. Соңгы вакытта шундый «чир» таралды: телефонга, ватсапка  алданып, туганнар, дуслар белән  сирәк күрешә башладык. Нинди булса да сәбәп табып, туганнарың, фикердәшләрең белән аралашырга кирәк. Ни гаҗәп: кайбер кешеләрдән, туганнарым кунакка чакырмый, дигән дәгъвалар ишетергә туры килә. Шул кешенең үзеннән: «Туганнарың синдә кайчан кунакта булды?» – дип сорасаң, аптырап-югалып кала. Әби-бабаларыбыз исән, хәлле чагында әүвәл автобусларда, аннан җәяү барып, бер-берсенә кунакка йөрешә иде. Миңа калса, туган көнне бәйрәм итәргә кирәк. Туганнар белән очрашу өчен бер форсат бу.

Хәзрәт, бер-ике яшьлек сабыйның туган көнен билгеләп үтү дөрес микән?

– Бер караганда, берничә яшьлек сабый үзенең туган көнен билгеләп үтүләрен аңламый. Мин еш кына: «Туган көн – кемнең бәйрәме?» – дип, яшьләргә сорау бирәм. Күп кенә малайлар, кызлар: «Минем шәхси бәйрәмем, нинди бүләкләр бирерләр инде», – ди. Туган көн – иң әүвәл әти-әнинең бәйрәме ул. Гашыйклар бер-берсен тапкан, никахлашкан, тугыз айдан соң, әти-әниләрнең җимеше булып, шушы малайлар, кызлар дөньяга килгән. Яшьләр, шәхси бәйрәмем, дип ялгыш әйтә. Бу бәйрәм берьюлы өч кешегә – әти-әнигә һәм балага мөнәсәбәтле икән, ничек инде ул бер кешенең генә бәйрәме булсын?! Шуңа күрә яшьләр, нәрсә бүләк итәрләр икән, дип көтмәсен (аңа болай да тормыш бүләк иткәннәр), мине тапкан, үстергән өчен әти-әниемә ничек рәхмәт әйтим икән, дип уйлансын. Әти-әни, балам чирләп тора, дип ничәмә йокысыз төннәр уздырган, бәләкәчкә зыяны тимәсен дип, күпме ризыктан баш тарткан. Рәсүлебез еш кына: «Әти-әниебез – безнең җәннәт ишекләре», – дип әйтә торган булган. Бервакыт пәйгамбәребез бер сәхабәсенең урамнан елап килгәнен күрә. Ни сәбәпле елавын сорагач, тегесе: «И Рәсүлулла, җәннәт ишекләренең берсе ябылды – әнием вафат булды», – дип җавап кайтара. Пәйгамбәребездән: «Әнием алдындагы бурычларымны, вазыйфамны үтәп бетерә алдым микән?» – дип кызыксына бу. «Юк, – ди Рәсүлуллабыз. – Син аны гомерең буе кулда күтәреп йөртсәң дә, аның бер тулгак тотуына бәрабәр булмас». Шуңа күрә яшьләребез, туган көнемә телефон, ноутбук, машина алып бирсеннәр иде, кебек сүзләрне ычкындырмасын иде.

Кайбер әти-әни, лаеклы ялда булса да, бөкресен чыгара-чыгара, баласының кредитын, ипотекасын түләргә булыша. Мондый хәл дөресме? Балигъ булган баласы өлкәнәя барган ата-анасына ярдәм итәсе урында, оныклар, балалар дип, әти-әни үзләре бурычка бата.

– Ипотека мәсьәләсендә мин аерым әйтер идем. Кияүгә чыкмаган, өйләнмәгән яшьләргә ипотекага фатир бирмәскә кирәктер. Кызга фатир бүләк иттеләр, ди. Шунда кияү килә. Ул йортка кергән кеше булып чыга түгелме соң?

Хәзрәт, мәсьәләнең икенче ягы да бар. Утызга җиткән егетнең фатиры булмаса, кызлар аңа кияүгә чыгарга теләмәс ич.

– Әйе, ул ягы бар икән. Һәрхәлдә ипотекага фатир алу гаилә коруга бер сәбәп булсын иде. Бервакыт хәлле генә бер гаиләдә кунакта булдым. Барып керсәм, стеналар буш, обой шикелле берни ябыштырылмаган. Кәндил юк. Пәрдәләр эленмәгән. Дөрес, диван, өстәл, урындыклар бар. Чәйләр эчеп, дога кылгач: «Мондый хәлнең хикмәте нәрсәдә соң?» – дип кызыксынам. «Хәзрәт, без стеналарны, идән-түшәмне бүләк иттек; калганы – аларныкы. Хезмәт хакыннан акча җыеп, үзе теләгән люстраны алыр. Хәзер без алып куйсак: «Бу монда туры килеп бетми. Тегенди-мондый кирәк», – дияр. Яхшы обой алсын, үзе ябыштырсын. Минеке дип карар», – диде хуҗа кеше. Шуңа күрә, балам-балам, дип кредитларга чумарга һич ярамый. Балигъ булган икән, үзен үзе кайгыртсын, тырышсын, яхшы белем алсын, батырып эшләсен. Колга буе баланың ата-анасы җилкәсендә яшәргә хакы юк. Аннары шушы бала картайган әти-әнисенең хәлен дә белешми. Үзебез үк, артык иркәләп, балабызны бозмыйк. Кырыс та була белергә кирәк. Балаңны бик кызгансаң, картайган көнеңдә ул сине кызганмас, диләр. Ягъни җилкәңә атландырсаң, ул аннан төшмәячәк; төшәргә, үзе мөстәкыйль дөнья көтәргә тиешлеген аңламаячак. Билгеле, без аларны яратабыз. Алар өчен гомеребезне дә бирергә әзер. Әмма ләкин эшләп ашарга, башкаларга йөк булмаска тиешлекне аңлап үссеннәр. Шуңа күрә әти-әни белән бер түбә астында яшәсәләр, бәлкем, хәерлерәк булыр. Каенана әз генә килененең канын «эчсә», бәлкем, яшь хатынга да файдасы тияр, оныкларга әби-бабай тәрбиясе эләгер.

Сер түгел, күп кенә мәктәпләрдә малайлар, кызлар хәзер укытучыларын туган көннәре белән, 23 Февраль, 8 Март уңаеннан котлый. Билгеле, чыгымы әти-әни кесәсеннән. Бу күренешкә ничек карыйсыз?

– Гомумән алганда, мин бүләк бирүгә каршы түгел. Рәсүлебез бер хәдис-шәрифендә: «Бер-берегезгә бүләк бирегез. Ул арагыздагы мөгамәләне җылытыр, мәхәббәтләрне арттырыр», – дигән. Шуңа күрә мөмкинлек бар икән, бер-берегезгә бүләк бирергә тырышыгыз. Мәсәлән, без берничә көн элек үзебезнең башлангыч мәдрәсәдә укыган өлкәннәр өчен чыгарылыш кичәсе ясадык (яз көне буласы бәйрәмнең ни сәбәпле көзгә калганын аңлыйсыздыр). Алтмыштан артык кеше килде. Шәкертләр остазларына бик купшы чәчәкләр  бүләк итте. Абыстайларның кайберләре хәтта елап җибәрде. Үз укытучыңа бүләк бирү – яхшы гадәт ул. Билгеле, өлкәннәр, даими кереме булганнар укытучыларына кыйммәтле әйбер дә бирергә мөмкин. Мәктәп укучылары ниндидер символик бүләк, чәчәк бәйләме белән чикләнсә, шул җиткән. Укучы балалар үз ихтыяры белән, әйтик, сыйныф җитәкчесенә чәчәк бүләк итә икән, моның нинди гөнаһы булсын?! Бүләк дигәннән. Халык еш кына хәзрәтләрдән, тегене, моны бүләк итәргә ярыймы, дип сораштыра. Рәсүлебез: “Кеше үзе сиздерсә дә, хәтта сораса да, хәрам әйберне бүләк итү тыела”, – дип әйткән. Әйтик, кемдер, шашлыкка дуңгыз ите яхшы була дип, туган көнгә килгәндә, дуңгыз ите ала килергә әйтә икән, хәрам нәрсә сатып алып бүләк итү – гөнаһ! Аллаһы Тәгалә шуннан сакласын иде. Башка халыклар белән ничәмә гасырлар янәшә яшәгәч, безгә аларның да кайбер гадәтләре күчкән. Әйтик, пычак бүләк итүне кемнәрдер начар нәрсәгә юрый. Безнең халыкта элек туйларда җизни кеше кайнишенә сөяк саплы пәке бүләк итә торган булган. Кызганыч, бу гадәт онытылып бара. Югыйсә ирләрчә бүләк ич, егет кеше корал йөртергә тиеш. Юлга чыксаң, урманга, кырга барсаң да, пәкенең кирәге чыга. Гомумән,  без, мөселманнар, бүләкне изге ният белән бирик.

«Эчми торган кешеләр өчен аерым өстәл булачак. Туган көнгә килми калма, дип чакыручы дуслар бар. Андый чакта нишләргә: барыргамы, юкмы; ни-нәрсә бүләк итәргә икән?» дип сорый бер укучыбыз. Аңа нинди киңәш бирер идегез?

– Рәсүлебез аракылы өстәл янында утырырга кушмаган. Минем дә төрле дусларым, сабакташларым бар. Андый кешеләргә, аракылы мәҗлесләргә чакырганда, мин бераз иртәрәк барам да, бүләгемне тапшырып, котлап, мин инде утыра алмыйм дип, гафу үтенеп, чакырган өчен рәхмәтләремне әйтеп, кайтып китәм. Инде нәрсә бүләк итүгә килгәндә, мөмкинлегеңә карап аласың. Мәсәлән, хәлле, бай кешенең бөтен нәрсәсе бар. Аңа нәрсә бүләк итсәң дә, вак-төяк дип карарга мөмкин. Аллаһ ризалыгы өчен дип, бүләк итүең хәерле. Миңа калса, үз кулың белән яки балалар белән бергә ясаган әйбернең теге кеше өчен бик истәлекле булуы ихтимал. Кибеттән сатып алган түгел, хәләл көчеңне кертеп, күз нурларыңны түгеп, булдыргансың ич! Мин үзем гадәттә ниндидер бер дини китап, Коръән  бүләк итәм. Әле менә Татарстан Диния нәзарәте Коръән китабын  урысча да чыгарды. Кайбер танышларым, дусларым, Коръән урысча да буламыни, дип гаҗәпләнеп ала. Дин әһелләре гадәттә дисбе, шәмаил бүләк итәргә ярата. Мин инде  күпләр кебек әллә нинди зур бүләк бирә алмыйм. Хәзер  шунысы уңайлы: кибетләрдән берничә мең сумлык бүләк сертификаты алып була. Кечкенә, җиңел генә, бирү дә уңайлы.

Ир-ат халкы 8 Март бәйрәме, хатынының туган көне якынлаша башласа, бүләк эзләп, чатыр чаба инде.

– Элек әбиләребез, бәйрәм җитсә, иң матур киемнәрен, алтын-көмеш алка- йөзекләрен киеп йөри иде. Минемчә, бу – бик яхшы гадәт. Чөнки бүген без, ир-атлар  – хатыннарыбыз янында. Күпмедер вакыт үткәч, яннарында була алмаячакбыз. Ни дисәң дә, хатын-кызлар озынрак гомерле. Тора-бара, кыен хәлдә калса, шушы алтын-көмешләрен сатып, хәлләрен җиңеләйтә алачаклар. Әйтик, төрекләрдә туйда алтын бүләк итү гадәте бар. Ниндидер мохтаҗлык чыкса, алар алтынны акчага алмаштыра.

Туйда нәрсә бүләк итәргә?

– Монда инде гаиләгә карап. Әйтик, Коръәнне бер мәртәбә дә ачып карамаган кеше булырга мөмкин. Бәлкем, кулына кергәч, укыр, кызыксыныр. Алла сакласын, бәлкем ташлар, яндырыр. Әмма син бер форсат бир: кулына керсен, өендә торсын.  Хәзер күп кенә туй мәҗлесләрендә, конверт яки акча салсыннар дип, поднос чыгаралар. Билгеле, яшь гаилә өчен бу ысул бик отышлы. Элек авыл җирендә якын туганнары туйда бер-ике сарык, бозау бүләк итә иде. Яңа нигездә уртак тормыш башлап җибәрүче яшьләргә бик тә яхшы бүләк бу. Авыл җирендә бу гадәт әле онытылмагандыр дип уйлыйм.

Рәшит Минһаҗ

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү