Татарстанда «100 блогер-күзәтүче» дигән проект эшли

Быел Татарстанда «100 блогер-күзәтүче» дигән яңа проект эшли башлады. Алар сайлаулардагы вазгыятьне үз тамашачыларына җиткереп барачак. Блогерларларны бу эшкә нәрсә җәлеп иткән?

Алина Гималтдинова:

— Балам нәрсә ул сайлау, дип сораганда,мин аның соравына төгәл җавап бирә алачакмын. Социаль челтәрләрдә сайлау комиссиясендәге хәлләр белән таныштырам. Файдалы әйберләрне генә төшерәм. Берәүнең дә комачаулыйсың дигәне юк. Сайлауларны күрсәтү язылучыларыма ошый,берсе дә абунәче булудан сызылмады.Бернинди тискэре сүзләр дә ишетмәдем.

Алия Мифтахова:

– Кызык булган фактларны гына төшерәм. Язылучылар күп булганда, алар алдында җаваплылык тоясың. Блогерлык эше — бу телевидение дә, матбугат чарасы да түгел, халык белән туры элемтәдә торасың. XXI гасырда кешеләр өчен блогерларның фикере бик мөһим. Минем үземә дә сайлау барышын күзәтү бик кызык. Миңа әле 23 яшь кенә.  Балаларым тугач, аларга сайлау турында җентекләп аңлата алачакмын.


Фикер өстәү