Әлкидә авыл хуҗалыгы белгечләренә 20 йорт тапшырдылар 

Тулы бер урам. Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылында тезелешеп киткән йортлар, әнә шулай тулы бер урам булып, әллә кайдан ук балкып тора. Быел биредә «Хузангай» җәмгыятендә эшләүче авыл хуҗалыгы белгечләренә 20 йорт җиткерелде. Язын үз йортларына аяк баскан гаиләләрнең 12се – яшь белгечләр. Монда тормыш кайный. Димәк, киләчәктә авылда укырга укучысы да, бакчага йөрергә балалары да булачак дигән сүз. 

Әлеге йортлар «Аренда торагы» программасы буенча төзелгән. Мәгълүм булганча, 2016 елда эшли башлаган программа кысасында яшь белгечләр ташламалы аренда шартларында торак белән тәэмин ителә. Гаиләләр төзекләндерелгән, шәхси җылыту системасы һәм үзәкләштерелгән суы булган яңа кирпеч йортларда (һәркайсының мәйданы 72 кв. метр) яшәячәк. Шулай ук барлык йортларда да сантехника, кирәкле счетчиклар, датчиклар һәм янгын сигнализациясе урнаштырылган.

Йортлар Дәүләт торак фонды инвестицияләре исәбенә төзелгән. Шул ук вакытта «Хузангай» хуҗалыгы да үз хезмәткәрләренең торак шартларын яхшыртуда катнашкан. Газ, йортларга су кертүдә, җир кишәрлекләренең проект-смета документациясен төзүдә булышкан. Моның өчен хуҗалык 1,5 млн сум акчасын тоткан.  Шунысын да әйтергә кирәк: Сихтермә-Хузангай авылында моңа кадәр дә 20 гаиләгә йорт тапшырылган булган инде. Аларның 17сендә аренда шартларында шулай ук авыл хуҗалыгы белгечләре яши.

– Бу эшне безнең инвестор Иван Казанков башлап җибәргән иде. Ул Президентка хезмәткәрләргә йортлар салу ихтыяҗын җиткерде. Шуннан соң авылда бер-бер артлы йортлар салына башлады, – диде «Хузангай» җәмгыяте директоры Владимир Мукусев.

Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов әйтүенчә, соңгы дүрт елда республика районнарында һәм шәһәрләрендә «Аренда торагы» программасыннан 5 меңнән артык гаилә файдаланган.

– «Аренда торагы» программасы белгечләрнең хезмәт мобильлеген тәэмин итүгә, аларны үстерүгә һәм карьера үсешенә ярдәм итә, – дип саный ул.

Узган ел «Хузангай» җәмгыятендә эшләүчеләр өчен стоматология кабинеты ачылган. Бирегә эшкә табиб Ринат Ибраһимов килгән. Йорт алучы яшь гаиләләр арасында ул да бар. Әлеге вакытта хатыны Антонина кечкенә бала белән өйдә утыра.

– Яңа йортыбызга бер атна элек күчендек. Барысыннан да канәгатьбез. Спас районында яшәүче әти-әнием, бертуган абыемнарга да ерак түгел. Эшем дә бар. Монда күченгәнче Самара шәһәрендә эшләдем. Ә бирегә мине авыл советы башлыгы дәште, – диде яшь белгеч.

«Хузангай» җәмгыяте – республиканың эре аграр компанияләренең берсе. Бу авылда аларның 18 мең гектар сөрүлек җирләре, 4265 баш мөгезле эре терлеге бар. Быелның 7 ае эчендә 6120 тонна сөт, 78 тоннага якын ит җитештергәннәр.

Владимир Мукусев әйтүенчә, гаиләләрнең күпчелеге йортларына язын күченгән. Белгечләр арасында зоотехникалар, мал табиблары, механизаторлар, механиклар бар. Гомумән алганда, хуҗалыкта 800 кеше хезмәт куя.

Яшь белгечләргә мондый мөмкинлек тудырылгач, авылның да киләчәге бар, дип саный җирле үзидарә башлыгы Николай Кузнецов. Сабыйлар күп булу сәбәпле, авылда 42 балага исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелә. Искесендә буш урыннар калмаган чөнки. Мәктәптә дә шул ук хәл. Тиздән монда яңа белем бирү учагы да сафка басачак икән.

– Авылыбыз чәчәк ата, – дип тәмамлады ул сүзен. Әллә мондый сүзләрне авылларның киләчәгенә бәйле сирәк ишеткәнгә, әллә хуҗалыкка яшьләр кайту сөенеченнән, безнең дә күңелдә өмет чаткылары уянды.

Зөһрә Садыйкова

Фото: alki-rt.ru

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү