Киләсе өчьеллык бюджеты билгеле: түзәргә һәм эшләргә кирәк булачак

2021 елда Татарстанның берләштерелгән бюджет керемнәре 271,9 млрд сум булыр дип фаразлана. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына республика бюджетын караган вакытта билгеле булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Алексей Песошин һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.   

Алексей Песошин пандемиянең икътисадка тискәре йогынты ясавын кабат искә төшерде. Аның сүзләренчә, пандемия чорында республика хакимияте федераль үзәк белән кризиска каршы чаралар уздырган. Бу – салым ташламалары, чыгымнарны компенсацияләү, пособиеләрне арттыру, 1 процентлы заемнар бирү, кредитларны реструктурлаштыру һәм башкалар.

Утырышта чыгыш ясаган икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 2021 елга һәм 2022-2023 елларга социаль-икътисади фаразларны җиткерде. Ул бу елның соңгы ун ел эчендә дөнья икътисады өчен иң авыры булуын әйтте. Татарстанның эчке тулаем продукты 1,5 процентка кимегән. Аеруча сәнәгать, машина төзелеше, энергетика тармаклары зыян күргән. Аның сүзләре буенча, киләсе елда икътисадны «терелтеп» җибәрү өчен инвестицияләрне җәлеп итәргә һәм кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтергә кирәк булачак.

Финанс министры Радик Гайзатуллин салымнар турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бюджет каплау кризис шартларында үтәлә. Нефть һәм долларның тотрыксыз булуы, кыскартулар аркасында «кара алтын» чыгаруның кимүенә коронавирус таралу сәбәпче. Санап үтелгән күренешләр республика бюджетына тискәре йогынты ясаган. Агымдагы елның сигез ае эчендә 201,5 млрд сум керем кергән. Шул исәптән салым һәм салым булмаганнары – 157, 4 млрд сум.

Узган ел белән чагыштырганда, салым һәм салым булмаган керемнәр 34,2 млрд сумга, ягъни 18 процентка кимегән. Иң күләмле кимү табышка салым өлкәсенә туры килә. Ул 33,6 млрд сумнан азрак җыелган. Кимүнең 80 процентыннан артыгы нефть табу һәм аны эшкәртү тармагына туры килә. Шул ук вакытта ел башындагы акча бюджет керемнәре, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы, социаль түләүләр һәм пособиеләр, бюджет оешмаларының коммуналь хезмәтләре өчен түләргә, илкүләм проектларны финансларга мөмкинлек биргән.

Киләсе елга оешмалардан 26 млрд сум милек салымы, 7,7 млрд сум җир салымы керер дип планлаштырыла. Министр әйтүенчә, 2021 елга берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре – 271,9 млрд сум, 2022 елга – 283 млрд сум, 2023 елга 294,1 млрд сум булыр дип фаразлана. Финанс министрлыгы шулай ук район һәм шәһәрләрнең дә бюджетын караган.

– Чыгымнар буенча бюджетны формалаштырганда республика министрлыклары һәм ведомстволарының, шулай район һәм шәһәрләрнең чыгымнарын карау өлкәсендә киңәшмәләр уздырылды. Алар буенча каршылыклар юк. Бюджет үтәлеше барышында өстәмә рәвештә бюджеттан тыш кергән керемнәр хисабына районнарның тәкъдимнәрен тормышка ашыру мөмкинлеге каралачак дигән нәтиҗә чыгарылды. Муниципаль берәмлекләрнең барлык бюджетлары дефицитсыз дип фаразлана, – диде үзенең чыгышында Радик Гайзатуллин.

Министр ассызыклаганча, өч елга каралган бюджеттан беренче чиратта социаль әһәмияткә ия булган агымдагы чыгымнар елдан-ел арта. 2021 елга исәпләгән план бюджетында алар чыгымнарның гомуми күләменең якынча 77 процентын тәшкил итә. Бу артулар капитал чыгымнарның кимүенә китерә.

Чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йомгаклады. Ул җитәкчеләрне авыр вазгыятьтә бюджет акчасын нәтиҗәле тотарга өндәде.

– Бу ел бик авыр. Бюджетның керем өлеше бик катлаулы. Шуңа күрә безгә керем базасы буенча да, дефицитны каплау буенча да яхшылап эшләргә кирәк булачак, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү