Сайлау – 2020: куркынычсыз, салютлы һәм «айфон»лы булачак

Киләсе биш еллыкны, киләчәкне сайлар көн. Бүген республикада сайлау кампаниясе башланып китте. Президент сайлаудан тыш, җирле үзидарә органнары депутатларын, Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Ярыш – көндәшле, ә сайлау үзе – куркынычсыз оештырылачак дип ышандыралар. Өч көнлек тавыш бирү турында без нәрсә белергә тиеш – шул хакта аңлатабыз.

Кагыйдә дә, пакет та бозылмый

Алдан тавыш бирүнең беренче көнендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев журналистлар белән очрашып, тавыш бирүнең ничек башлануы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, участокларның барысы да куркынычсыз, таләпләр үтәлгән. Очрашуга килер алдыннан моңа үзе дә инанган – ике участокка кереп чыккан.

– «Мобиль сайлаучы» хезмәтеннән 17 мең 253 татарстанлы файдаланды. Бу сан үзгәрәчәк әле. Мәскәүдә 30 цифрлы участок эшли. Бу Президент сайлавында катнашырга теләгән якташларыбыз өчен. Өйдән тавыш бирү өчен гариза язуның соңгы срогы –  13 сентябрь,  көндезге сәгать 2, – диде Андрей Кондратьев.

Бу юлы сайлауда 20 меңгә якын күзәтүче эшләячәк.  Андрей Кондратьев әйтүенчә, кандидатлардан – 2254, сәяси партияләрдән – 6733, Иҗтимагый палатадан 5648 кеше күзәтүче буларак теркәлгән. Татарстан блогерлары да быел күзәтү эшендә катнашачак. Алар барлыгы – 100.

– Мин үзем бу сайлау кампаниясенә уңай өметләр баглыйм. Күзәтүчеләргә ышанам. Үзәк сайлау комиссиясе өчен бу барлык тавыш бирү процедураларының ачык һәм законлы булуын күрсәтү мөмкинлеге. Барысы да күзәтүчеләр күз алдында эшләнәчәк, – ди Андрей Кондратьев.

Сайлау ни өчен өч көндә оештырыла? Моның әһәмиятен комиссия рәисе менә ничек аңлатты:

– Коронавирус әле беркая да китмәде. Татарстанда сайлау активлыгын исәпкә алып, ничек инде без барлык кешенең бер көнне, берьюлы участокларга агылуына юл куйыйк?! Бу – куркыныч, зыянлы. Әле беркемнең дә  миңа бу уңайдан: «Юк, Андрей Станиславович, сез хаклы түгел», –  дигәне юк.

Бер җыелгач, Андрей Кондратьев журналистларга бюллетеньнәр сакланасы сейф-пакетны да күрсәтте. Күрсәтеп кенә калмыйча, аны өзәргә дә тәкъдим итте. Журналистларның берсе моны, бик теләсә дә, булдыра алмады. Пакет  сузылды, әмма ертылмады.

Уңай бәя

Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова Татарстанның сайлауга әзерлеген югары бәяләде.

– Татарстан җитди әзерләнгән. Без сезгә рәхмәтле. Сайлау барышында аның ничек узуын караячакбыз, – диде ул видеоэлемтә аша тоташу барышында.

Күтәренке кәеф, авылдашлар белән очрашу. Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Мәскәүдән үк кайтып теркәлү урынында тавыш биргән.

– Биектау районының Әлдермеш авылында сайладым. Иртәнге якта ук кеше күп. Авыл халкы эшкә барыр алдыннан тавыш бирә инде. Авыллар гел шулай алдынгы бит ул. Мин монда теркәлгән, тавыш бирергә гел бирегә кайтам. Оештыру искиткеч дәрәҗәдә. Керүгә температура үлчәделәр, барлык саклык чаралары каралган. Биредә авылдашлар белән очраштым, – дип уртаклашты ул, видеоэлемтә аша тоташып.

Казанда 55 нче участокта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, хатыны Миләүшә ханым белән Татарстан Президентын сайлауда катнашты.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, бу сайлауда катнашу аеруча әһәмиятле. «Дистә еллар дәвамында республика төрле яктан зур үсештә. Дөрес сәясәт алып барылу нәтиҗәсе ул. Башка төбәкләргә үрнәк булып торабыз. Әлеге сайлау республикабыз үсешенә зур йогынты ясаячак, аның киләчәк язмышы хәл ителә дисәң дә була, – ди ул. – Татарстанны тагын да матуррак итеп күрәсе килә. Бу исә җитәкчелекне кем кулына ышанып тапшыруыбыздан тора. Республикада тормыш тагын да камилрәк, мулрак, илебездә тынычлык булуын телибез».

Казанның 102 нче мәктәбендә урнашкан 160 нчы сайлау участогында физик мөмкинлеге чикләнгән Шаһидуллиннар гаиләсе тавыш бирде. Резеда белән Марсельнең икесенең дә күзләре күрми. Моңарчы сайлауда кечкенә уллары ярдәм итсә, быел беренче тапкыр үзләре тавыш бирделәр.

– Элек безгә уңайсыз иде. Укый алмыйбыз, кая кул куясын белмибез. Кабиналарга чит кеше белән кертмиләр. Шуңа да әле 7 яше дә тулмаган улыбызны укырга өйрәтеп ияртеп йөрдек, – дип уртаклашты Резеда Шаһидуллина. Быел бюллетеньнәр Брайль шрифты буенча да язылган. Бу күрмәүчеләр өчен аеруча уңайлы.

– Бер генә сайлауны да калдырганыбыз юк. Тавыш бирүне мөһим дип саныйм. Без бит республика язмышын хәл итәбез, – дип кушылды Марсель Шаһидуллин.

Ничек күңел ачабыз?

Эш беткәч, уйнарга ярый, дигәндәй, гражданлык бурычын үтәгәннәр кичен тамаша карап ял итә ала. Бердәм тавыш бирү көнендә Казанда эстрада йолдызлары катнашында концерт булачак. 11 – 13 сентябрь көннәрендә шәһәрдә тавыш биргән һәркемгә «Я проголосовал/Мин тавыш бирдем» дигән сүзләр язылган беләзек биреләчәк. Якшәмбе исә «Ак Барс Арена» стадионы янында шушы беләзек белән чарага керергә мөмкин. Бәйрәм көндезге 12 сәгатьтә башлана. Стадион территориясен берничә мәйданчыкка бүләчәкләр. Яшьләр киберспорт, виртуаль чынбарлык белән мавыккан арада, өлкән буынга «Жизнелюб» дигән проект тәкъдим итәчәкләр. «Әдәби ишегалды» эшләячәк, биредә үк ГТО нормаларын тапшыру да мөмкин булачак. Караоке-бәйге, экологиягә бәйле проектлар тәкъдим итү, аттракционнар – кыскасы, чын бәйрәмнән ким булмаячак.

Кичен исә яраткан җырчы-артистлардан концерт көтелә. Әнвәр Нургалиев (16.10), Гүзәл Уразова (16.45), DABRO төркеме (18.00), Клава Кока (18.30), Нюша (19.10), Салават (19.50), Валерия (20.00), «Хор Турецкого» (21.00) чыгышларыннан соң, бәйрәмне салют белән төгәлләячәкләр.

Бу көнне республиканың башка шәһәрләрендә дә төрле бәйрәм чаралары каралган. Мәсәлән, Әлмәттә «Пицца» төркеме, Фирдүс Тямаев чыгышы көтелә, йөгерү, аш-су фестивале булачак. Түбән Камада Айдар Галимов, «Любэ» төркеме чыгыш ясаячак.

Сүз уңаеннан, 11 – 13 сентябрьдә Казан телеманарасы Татарстан әләме төсенә керәчәк. Яктырту өчен озынлыгы 3 километрдан артык булган гирлянда кулланачаклар.

«Айфон» отасың килсә – фотога төш!

Сайлау көннәрендә Татарстанда 36 кешегә «айфон» оту мөмкин булачак. Моның  шартлары гади. Иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр үз сайлау участогыңда «селфи» төшәргә, әлеге фотосурәтне #МойТатарстан хэштегы белән ВКонтакте яки Инстаграм социаль челтәренә урнаштырырга кирәк. Җиңүчеләрне сайлау көннәрендә туры эфир вакытында бәйгенең рәсми төркемендә һәр сәгать саен билгеләячәкләр.

САЙЛАУ – САННАРДА

11 һәм 12 сентябрь – алдан тавыш бирү көннәре булып санала. Бердәм тавыш бирү 13 сентябрьгә билгеләнгән. Барлык сайлау участоклары 8.00дән 20.00гә кадәр эшләячәк.

Республикада 2806 участок сайлау комиссиясе, хастаханә, СИЗО, санаторий, аэропорт, тимер-юл вокзалында урнашкан 46 махсус участок сайлау комиссиясе бар.

2937257 кеше тавыш бирү хокукына ия. Шул кадәр бюллетень әзерләнгән.

43 участокны КОИБ (сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары) белән җиһазлыйлар. Шуның 18е – Казанда.

Видеокүзәтү камералары барлык 65 территориаль сайлау комиссиясендә һәм Түбән Кама округының 133 сайлау участогында урнаштырылган.

Чулпан Гарифуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү