Илһам Шакиров туган авылына кайтты

Гомеренең соңгы елларында туган авылына, кендек каны тамган нигезенә бик сирәк кайта ул. Моның өчен үзен бик гаепли, борчыла да. Еллар уза, китмәс төсле тоелган сандугач, бакыйлыкка күчеп, мәңгелеккә дип тәүге авазын салган төбәккә кайта…

Туган авылы – Тукай районы Яңа Бүләктә Илһам ага Шакировка бюст ачылды. Татарның төп, мәшһүр баритоны, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, «Алтын Аполлон» һәм башка мактаулы дәрәҗәләр иясенең исемен мәңгеләштерү буенча эшләр узган ел Сарманда башланып, быел Тукайга килеп җитте. Тантанага кайткан мәртәбәле кунаклар бу рухны Казанга да алып китәргә вәгъдә биреп, Илһам ага гомер иткән йортта элмә такта урнаштыру тантанасына чакырып калды. Ул октябрьдә булыр дип көтелә.

Илһамият башы – «Илһам чишмәсе»ндә

Чарага килүчеләрне яңабүләклеләр авылга керә торган чатта, Илһам Шакиров сурәтләнгән стела янында ук каршы алды. Аннан, барыбыз да җыелышып, заманында Илһам ага бик еш йөреп, карап, хәстәрләп торган чишмәгә юл тоттык. «Илһам чишмәсе»нә. Моннан җиде-сигез ел элек яңартып, чишмәгә «Илһам» исеме бирелүен җырчының үзенә дә күрергә насыйп була.

Җилле, яңгырлы, шыксыз иде ул көн. Шуңа да карамастан, чишмә буе гармун, яшь егет-кызлар тавышыннан гөрләп торды. Күңелле күренеш: «Илһам чишмәсе»нең сукмагы әллә каян ялт итеп күренеп тора. Разыйдыр Илһам ага, бик разыйдыр…

«Мондый чаралар, иң беренче чиратта, безгә кирәк…»

Илһам Шакировның музей-йорты каршына кайтыйк. Санкт-Петербург сынчысы Венера Абдуллина ясаган бюст шунда урын алды. «Илһам үзәге»нә килгән һәркемне хәзер Илһам ага үзе каршы ала һәм озатып кала. Тик карашы, йөз чалымнарында аның үзенә генә хас «бөеклек» җитми төсле тоелды миңа. Бер миңа гына түгел: соңгы көннәренә кадәр аның янында булганнар да сизде моны. Петербург сынчысы, бюстны «тудырган» чакта, «Илһам аганың характерын тотып алу авыр», – дип аңлаткан.

Тантананы Тукай районы башлыгы Фаил Камаев ачты.

– Былтыр ел саен Илһам абыйны зурлап искә алу өчен туган ягында җыелырбыз, дип сүз биргән идем. Соңгы арада килеп туган хәлләрне барыгыз да беләсез, быел ул очрашу булмас инде, дип борчылган идек. Тик Илһам абый, аның көче безне кабаттан үз туган авылында җыйды, – дип сөйләде ул.

Чарада республиканың Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев та катнашты. Аның сүзләренчә, «Илһам үзәге» һәрвакыт гөрләп, Илһам ага кебек «кайнап» торырга тиеш:

– Илһам абый гомере буе халыкка хезмәт итте, аны танытты, берләштерде. Бакыйлыкка күчкәч тә, ул шушы эшен дәвам итә. Безнең менә шундый очрашулар – шуңа бер мисал, – диде ул. – Бюст һәм, гомумән, музей тирәсендәге сукмакларга тузан төшмәсә иде. Биредә, яңабүләклеләр, сезнең дә, хакимият оештырган чаралар да узып торырга тиеш.

Бюст кую чыгымнарын Илһам аганың туганнары  күтәргән. Ялгышмасам, мондый хәлнең әле булганы юк иде. Оештыру, урын әзерләү эшләрендә район җитәкчелеге ярдәм иткән. Моң иясенең туганнан туган эне-сеңелләре (бертуган Кыям абыйсының балалары. – Ред.) белән без дә сөйләштек.

– Әле кайчан гына биредә бюст ачу бары тик хыял иде. Аның идеясен Васил Шәйхразыев әйтте. Менә бүген без барыбыз да аның янында басып торабыз. Ярдәм күрсәткән һәркемгә без бик рәхмәтле, –дип сөйләде Руфия Абдуллина.

– Киләчәктә бу урын җыр һәм моң Мәккәсенә әйләнсен иде! Матур, истәлекле чаралар узып торса, абыйның рухы да шат булачак, – диде энекәше Флүр Шакиров.

Яңа Бүләктәге тантанага җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, сүз остазы Алмаз Хәмзин, Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов, озак еллар аның янәшәсендә булган Илһам Хаҗиев, җырчының сәхнәдәшләре, дуслары – мәртәбәле кунаклар бик күп кайткан иде. Чара барышында алар тарафыннан бик күп җылы сүзләр, теләкләр әйтелде. Һәркайсының тормышында Илһам ага эз калдырган – кем өчендер мөгаллим, юл күрсәтүче йолдыз, кем өчендер гаять гыйлемле шәхес,  ә кем өчендер киңәшче булган.

Искәндәр Биктаһиров, Татарстанның халык артисты:

– Ул – Дәрдмәнднең «җилкәнен киергән кораб»ы! Рәвеше белән дә, милләт алдында күрсәткән хезмәте белән дә Илһам абый шуны раслады. Нинди авырлыклар, тыюлар булса да, горурлыгын, бөеклеген югалтмады. Киләчәктә аның исемен мәңгеләштерү буенча башкарылган эшләр башкалабызда да күренер дигән өмет белән китәбез.

Разил Вәлиев,  җәмәгать эшлеклесе:

– Илһам абый яңгыр яуса да, буран булса да, авырса да – ни генә булса да, сәхнәдә иде, гастрольләргә дә чыкты. Бүген дә һава торышы бозылып тора, ләкин һәйкәл ачылды, без ­– монда! Илһам абыйдан үрнәк ала беләбез, димәк.

Рифат Фәттахов, Ваһапов фонды җитәкчесе:

Заманында бер мәдәният галиме: «Бөек шәхеснең чын тормышы – үзеннән соң башлана», – дигән. Әлбәттә, Илһам абыйга хәзер догадан башка берни дә кирәкми, әмма мондый чаралар – безнең өчен әһәмиятле. Үзебезнең шәхесләребезне зурлаган саен, халкыбызның горурлык хисе артачак. Ә горурлык хисе булган халыкның киләчәге дә бар.

Алмаз Хәмзин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

Гәрчә бик оста артистларыбыз булса да, Илһам абыйдан соң ниндидер бушлык барлыкка килгән кебек булды. Аның бөеклеге һәм кабатланмас булуы турында әйтәм әле. «Делать нечего» кебек хәзер.

Илһам Хаҗиев, Илһам Шакировның ярдәмчесе:

– Илһам абыйның һәр вакыйгага, күренешкә карата үз фикере булды. Башкалардан зирәклеге белән аерылып торды. Туган авылына, туганнарына да бик ихтирамлы булды. Яңа Бүләккә кайтыр алдыннан, ул һәрвакыт сумка-сумка күчтәнәчләр алырга куша иде, туганнары янына буш кул белән кайтмады. Бүген мин, үз чиратымда, Илһам аганың кырык еллап кулланган касәләрен алып кайтып, музей-йортына тапшырдым.

Лилия Гыймазова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү