Миллион эшләргә авылга кайткан укытучылар кадрлар кытлыгын бетерерме?

Чемоданнарын төяп, укытучылар авылга килде. Быелгы уку елыннан «Авыл укытучысы» федераль программасы эшли башлады. Татарстан мәктәпләрендә эшләр өчен бәйге аша 13 мөгаллимне сайлап алдылар. Әлеге программа авыл мәктәпләрендә кадрлар кытлыгын ни дәрәҗәдә киметәчәк? Без Алексеевск районына килгән яңа укытучылар белән танышып кайттык. Анда алар өчәү.

Миллионны кемнәр ала?

Бәйгедә отып, авылга кайткан укытучыга 1 000 000 сум акча бирәләр. Ерак Көнчыгышта бу акча ике тапкыр күбрәк түләнә. Сер түгел, «Авыл укытучысы» программасы мөгаллимнәрне саллы акчасы белән җәлеп итә. Әмма аны алгач, авыл мәктәбендә биш ел эшләргә кирәк булачак. Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов әйтүенчә, авыл һәм бистә мәктәпләрендә дә югары белемле, тәҗрибәле укытучыларның эшләве бик мөһим. Һәр бала сыйфатлы белем алырга тиеш.

Программада 50 яшькә кадәрге педагоглар катнаша һәм үзләре теләгән мәктәпне сайлый ала. Буш урыннар Россия Мәгърифәт министрлыгы сайтында тәкъдим ителә. Конкурста катнашу өчен ил буенча 29 472 кеше гариза биргән. Шуларның 1800дән артыгы авылга кайтырга лаек дип табылган. Татарстанда исә 21 төбәктән 68 укытучы катнашкан. Алар арасында Татарстан гына түгел, чит төбәкләрдән, хәтта Мәскәү, Калмыкия, Дагыстан, Чечня педагоглары да бар. Нәтиҗәдә «иң-иң»нәрен, ягъни 13 укытучыны сайлап алганнар. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, әлеге программа авыл мәктәпләрен белгечләр белән тәэмин итәргә булыша.

Кызык, кемнәр соң алар – тормышын үзгәртергә, авылның шәһәрдәге уңайлы тормыштан аерылып торган көнкүреше, үзенә генә хас гореф-гадәте, сикертмәле юлларыннан курыкмаган, каланы салага алыштырган укытучылар? Авылга кайтучыларның күбесе – математика, физика, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле һәм башлангыч сыйныф укытучылары. Алар Ютазы, Әлмәт, Түбән Кама, Саба, Апас, Лениногорск, Чүпрәле, Әлки, Алексеевск районнары мәктәпләрендә белем бирә. Бу педагоглар арасында чит төбәкләрдән килүчеләр дә бар.

Чиләбе укытучысы Инна Ишмөхәммәтова бүген Әлмәт районының Миңнебай авылында математика, информатика фәннәрен, Оренбург кызы Ләйсән Фазлыева исә шушы ук районның Ямаш мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Самарадан информатика укытучысы Марат Бәхтияров Саба районының Икшермә кадетлар мәктәбен сайлаган. Татарстан укытучылары да программадан читтә калмады. Мәсәлән, Чистай педагогы – Әлмәткә, Әлмәт укытучысы Алексеевскига килгән. Гаиләләре белән күченеп килүчеләр дә күренә. Әгерҗедә яшәгән Татьяна һәм Ринат Тимербаевлар гаиләсе Ютазы районына күченгән. Алар Урыссу бистәсе гимназиясендә математика һәм физика укыта.

Бер мәктәптә өчәү

Алексеевск бистәсендәге 1 нче мәктәптә быел 635 укучы белем ала. Беренче сыйныфка 47 бала кергән. Монда «Авыл укытучысы» бәйгесендә җиңгән өч укытучы килгән. Вәт бәхет баскан бу мәктәпне! Икесе Татарстаннан булса, берсе – чит төбәктән. Болар – математика, рус теле, инглиз теле укытучылары.

– Бу программа укытучылар кытлыгын хәл итәргә булыша. Әгәр алар җитмәсә, безнең өчен фаҗига булыр иде. Башта 3 педагог килде, шуларның берсе математик иде. Әмма анысы яши торган җиренә якынрак мәктәпне сайлаган. Моңа бик борчылдым инде. Соңгы көннәрдә генә тагын бер укытучы, бәйгедән үттем, сезгә киләм, дип шалтыраткач, шатлыгым эчемә сыймады, – ди мәктәп директоры Елена Балялина. – Укытучылар өчен барлык шартларны тудырдык. Кабинетлар бирдек, аларга интерактив җиһазлар урнаштырылган. Укытучылар өчен иң беренче проблема – торак табу мәсьәләсе иде. Район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге белән бергәләп, фатир эзләргә булыштык. Барысы да канәгать калды. Укытучылар белән килешү төзедек. Билге булганча, алар мәктәптә биш ел эшләргә тиеш. Берсен дә өйрәтәсе юк, һәммәсе тәҗрибә туплаган. Киров өлкәсеннән килгән укытучының гына электрон белем бирү системасына карата азмы-күпме сораулары туган иде. Аларныкы башкачарак булган. Әйтик, әти-әниләр хәтта дәрестә бер укытучының икенчесен алыштыруына кадәр күзәтеп торган. Балалар, укытучылар турында да шәхси мәгълүматлар урнаштырылган. Бездә алай түгел. Хәзер яңа системага өйрәнергә туры килә.

Директор әйтүенчә, яңа килгән укытучылардан икесенең эш тәҗрибәсе – 8 – 11 ел. Өченчесе – яшь мөгаллим. Ул гаиләсе белән Казанда яши. «Машинасы бар, көн саен эшкә шәһәрдән килә. Алексеевскига барып житү күпкә җиңелрәк ди. Шәһәрдә аңа «бөке»дә озаграк утырырга туры килгән. Кар яуганчы юлда проблема булмаячак, әгәр кыенлыклар туса, яшәү урыны эзләячәкбез», – ди Елена Балялина.

Авыл мәктәбендә эшләү кызык

Гөлнара – Әлмәт кызы. Ул дәүләт хезмәте институтын тәмамлап, мәктәптә 8 ел инглиз телен укыткан. Министрлык сайтыннан бәйге турында укып, үзен сынап карарга булган.

– Тормышны үзгәртү әллә ни кыен булмады. Кияүдә түгел әле мин. Шуңа күрә үземә үзем хуҗа дигәндәй. Башка төбәкләргә чыгып китәсе килмәде. Иң якын мәктәпне сайладым. Әлмәт ерак түгел бит, ике сәгать эчендә кайтып җитеп була. Ераграк булса, сизелер иде ул. Әлегә атна саен кайткалыйм. Бистәдә булгач, гадәти авыл мәктәбе түгел бу. Монда барлык шартлар да тудырылган. Дөрес, Әлмәттә дуслар күбрәк, монда хезмәттәшләр белән аралашам, – ди Гөлнара Сафина. – Яшермим, акчасы да мөһим. Миллионны торак шартларын яхшыртырга тотачакмын. Биш ел узгач, монда төпләнеп калу-калмавымны әйтә алмыйм. Алай бик еракка карамыйм әле. Әлегә исә барысы да тәртиптә. Иң мөһиме: уку елы яңа гына башланса да, укучыларның инглиз теле белән кызыксынуын сизәм.

Мода кадәр Регина Александрова Киров өлкәсендәге Нократ Аланы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыткан.

– Авыл мәктәбендә эшләү тормышымны яхшы якка үзгәртер дип уйлыйм. Беренчедән, бу миңа тәҗрибә бирәчәк. Авылда эшләү бик кызык. Мондагы укучылар нинди, бездәгедән аерыламы? Әлегә үземчә шуларны чагыштырам. Авылда балалар бик ачык, тыныч, мохит шәһәр шау-шуыннан күпкә аерыла. Нократ Аланындагы мәктәптә балалар саны өч тапкыр күбрәк иде. Торак эзләү бераз кыенрак булды. Ни өчен дигәндә, ике балам бар. Минем өчен аларның үзләрен уңайлы хис итүе мөһим. Миллионны үземә кирәк-яракка тотачакмын. Нократ Аланы сагындыра, ара – 200 чакрым. Әлегә кайткалап йөрибез. Барысы да ошый, укытучылар ярдәмгә атлыгып тора. Сыйныф җитәкчесе дә булгач, күңелсезләнергә вакыт та юк, – ди Регина Александрова.

Элина Данилова үзе турында: “Мин әле монда, әле тегендә, һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырышам”, – ди. Аңа – 26 яшь. КФУда математика профилен тәмамлап, кабат математика-физика укытучысына укыган. Ул инде Казан мәктәбендә генә түгел, Сахалинга барып та белем бирергә өлгергән. Ире хәрби икән. Миллионны алар фатир алырга тотмакчылар.

– Сахалинда аз укучылы мәктәптә белем бирдем. Анда укытучылар 50 – 60 мең сум хезмәт хакы ала. Табигать матур, диңгез… Салкын булса да, рәхәт. Укыту системасы кайда да бер кебек. Балаларны яратам. Теләге булса, барлык укучыда да математикага мәхәббәт уятып була. Кемгәдер авыр, кемгәдер җиңел бирелә. Минем бурыч – белемне барысына да аңлаешлы итеп җиткерү. Начар укучыдан да яхшыны ясап була. Укучылар бик ошый. «Авыл укытучысы» программасы авылда укытучылар кытлыгын бетерү өчен бик әйбәт, – ди Элина.

Фикер

Ринат Тимербаев, гаиләсе белән Әгерҗедән Ютазыга күченгән укытучы:

– Акчага һушым китә торган кеше түгел мин. Укучыларны берничек тә акчага алыштыра алмыйм. Беренче чиратта, балаларга ныклы белем бирү теләге белән янам. Тормыш иптәшем Татьяна – математикадан, үзем информатикадан укытам. Әгерҗедә икебез ике мәктәптә укытсак, монда бергә эшлибез. Урыссу гимназиясендә физиканы укытыр өчен барлык шартлар тудырылган. Лабораторияләр дә, җиһазлар да җитә. Укытучы өчен барыннан да бигрәк шартлар кирәк. Бүген укытучыларның хезмәт хаклары әллә ни зур түгел. Бу акчага гаиләне дә туендырырга кирәк. Шул сәбәпле башка эш эзләүчеләр дә бар. Миллион исә бер этәргеч булып тора. Без бу акчага фатир яки өй алырга исәплибез. Монда эшләгәч, монда инде.

САН

  • «Авыл укытучысы» бәйгесендә җиңеп, республика мәктәпләренә эшкә урнашучыларның 7се – Татарстаннан, 2се – Самара өлкәсеннән, 1әр – Чиләбе, Ульян, Оренбург, Киров өлкәләреннән.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү