Татарстандагы сөт эшкәртү комбинаты Россиядә иң эре җитештерүчеләр исемлегенә кергән

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты «Россиядә сөт эшкәртүчеләрнең иң эре Топ-30» рейтингында 22 нче урынны алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Milknews мәгълүмат-аналитика агентлыгы, сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге һәм Streda Consulting консалтинг агентлыгы бергәләп тикшерелгән мәгълүматлар күрсәткәнчә, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты  факторлары җыелмасы 2017 ел белән чагыштырганда 10 позициягә күтәрелде.

2017 ел белән чагыштырганда, табыш 43 процентка арту сәбәпле, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты икенче позицияне алды. Ә биш ел елда Streda Consulting генераль директоры Алексей Груздев бәяләвенчә, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты  2,5 тапкырга үскән һәм бу күрсәткеч буенча әлеге тармакта лидер булган.

Milknews.ru порталы өчен тикшеренүләр нәтиҗәләрен шәрехләп, Союзмолоко генераль директоры Артем Белов болай дип билгеләп үтте:

«Шунысы игътибарга лаек, иң зур үсеш темплары күрсәткән предприятиеләр арасында нигездә Россия компанияләре. Республика гадәттәгечә сөт-чимал җитештерүдә лидер булып тора, ә эшкәртүдә вазгыять бик үк яхшы бармый, бигрәк тә «Вамин» банкротлыгыннан һәм «Просто молоко» активларын сатудан соң. Шуның аркасында, «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ тармакта биш ел эчендә керемнәрне арттыру буенча алдынгылар рәтенә керде», — диде ул.


Фикер өстәү