Җыйган көнне үк саклауга кую әйбәт. Җимеш сабагын өзеп алмаска тырышыгыз, аның белән әйбәтрәк саклана. Аннан килеп, тартмаларга тутырганда, алмаларны сөртергә, юарга ярамый. Юкса, табигый балавыз капламына зыян килеп, тизрәк бозыла башлаячаклар.
Слива агачын кайчан утыртырга: көзенме, әллә язынмы?
Елның бу фасылында җылылык яратучы агачларны – нәкъ менә шул слива, груша, чия, төче чияне утырту киңәш ителми. Гадәттә көзен карлыган, крыжовник, зелпе, кура җиләге, алма (әмма аның да җылылык яратучы сортлары бар – аларын яз көне утырту хәерле) утырталар. Бу агач-куаклар кышкы суыкларга бирешми.
Яшелчә бакчасын пычкы чүбе сибеп казырга ярыймы?
Яңа гына пычкы астыннан чыккан агач чүбе белән ярамый. Опилканың черемәгә әйләнүе өчен 10 еллап вакыт кирәк. Чи агач чүбе таркалганда, гөмбәчекләр, бактерияләр барлыкка килә. Ә алар туфрактан бөтен туклыклы матдәләрне, әйтик, азотны алып бетерә. Аннан килеп, анда үсемлекләр өчен зарарлы булган сумалалы һәм балавызлы матдәләр күп. Гадәттә агач чүбен мүлчә сыйфатында, түтәлләр арасындагы сукмакка сибү, компост ясау өчен генә кулланалар. Иң яхшысы – бакчага гәрчич орлыкларын сибеп казу.