Әбиләр чуагы көтелми

Бу көннәрдә Казанда әбиләр чуагы көтелми. КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә,  бу араларда чын мәгънәсендә көзге һава торышы хөкем сөрәчәк. Башкалада һава температурасы нормадан 1-2 градуска югарырак булачак. Шимбә һәм якшәмбедә көндезге сәгатьләрдә җылылык 20 градуска кадәр җитәчәк. Төнлә +12 градус чамасы тәшкил итәчәк. 12 сентябрьдә урыны белән яңгыр көтелә, 13 сентябрьдә явым-төшем булмаячак.


Фикер өстәү