Зарыгып көтелгән юл булачак: Көек авылыннан Богородское авылына кадәр

Казан тирәсендәге Көек авылыннан Богородское авылына кадәр автомобиль юлын төзү проектын эшли башлаячаклар. Бу хакта Татарстан транспорт министры урынбасары Артем Чукин белдерде. «Көектә яшәүчеләр күптәннән юлсызлыктан интегә. Алар М-7 трассасына кыр аша чыгарга мәҗбүр. Шул урынга асфальт юл салыначак. Моннан тыш Богородское тирәсендә М-7 юлының 1,2  чакрым озынлыктагы өлеше капиталь төзекләндереләчәк», – диде ул.

Салмачы бистәсендә яшәүчеләрнең дә юлсызлык проблемасы хәл ителәчәк. Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтүенчә, Вознесение трактын төзү әлеге бистә халкының хәлен җиңеләйтәчәк. Казаннан тагын бер  чыгу юлы булачак бу. Аның әйтүенчә, бүгенгә Әмәт юлыннан Җиңү проспектына кадәрге юл төзелешен проектлау төгәлләнеп килә. Моннан тыш Казан читендә яшәүчеләргә «бөке»ләрсез генә шәһәр үзәгенә эләгү өчен юллар салыначак.


Фикер өстәү