Әтнә районында куркыныч фаҗига булган

Татарстанның Әтнә районында ике кеше янып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Олы Өшкәтә авылында янгын турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 03.34 сәгатьтә килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортны һәм ишегалды корылмаларын янгын чорнап алган булган.

Янгынны 4.00 сәгатькә сүндергәннәр. Янгыннан соң 64 һәм 63 яшьлек ике ир-атның мәете табылган.

Янгын чыгу сәбәпләрен ачыкларга кирәк булачак. Янгын 90 кв метр мәйданга зыян китергән.


Фикер өстәү