Казан ярминкәсендә нинди бәяләр?

Бүгеннән башкалада көзге ярминкәләр башланды. Казаның агросәнәгать паркында Саба, Кукмара, Нурлат, Аксубай уңганнары үз продукциясен халыкка тәкъдим итә. Быел ярминкәләр пандемия аркасында язын булмый калган иде.

Сатучылар инде дүрттән үк биредә. Иртәнге сигезләрдә сату рәтләрендә кешеләр күренә башлады.

– Без бик сөенеп кайтып китәбез. Халык безнең продукцияне яратып алды. Аеруча карабодайга чират тордылар. Аның килосы 55 сум гына иде. Әллә шуңа инде кырып-себереп алдылар. Карабодай беткәч, дөгегә чират җитте. Бөтен ярмаларны алып бетерделәр дисәм, бер кило тары калды. Алып килгәндә күп әзерләгән идек. Төгәл генә исәпләмәгән идек. Ипи дә бетте. Ә менә пешкән ризыкларны алмадылар, – ди Сабадан килгән Фирүзә Исмәгыйлова.

http://

Нурлат районыннан килгән Илдар Сафинның яшелчәләрен дә, балын да алучылар булган.

– Быел бал юк дисәк тә, сатучылар күп. Шактый кеше инде әллә кайчан алып та куйган. Кәрәзле балга кызыгалар. Бер кечкенә кәрәз 1 мең сум тора. Балның литрын 500 сумга сатабыз. Өйдәге яшелчәләрне дә алып килгән идек. Алып бетерә яздылар. Бер кабак белән бер кило кыяр гына калды, – ди ул.

Кукмараның Күкшел авылы егете Илһам Хәлиуллин дә кешене үзләренә чакырып китерүнең җаен тапкан. Өйдә тузан җыеп ятучы гармунын кыстырып килгән. Рәхәтләнеп уйнап җибәрүе була, сөт тә сатыла ди, каймак та, эремчек тә.

– “Кукмара сөте” ризыкларын сатабыз. Авыл ризыгын алучы бар. Аеруча кортны яраттылар. Кеше гөбәдиягә дип тә ала, чәй эчәргә сораучысы да бар. Май белән эремчек тә әйбәт сатылды. Иренмәскә генә кирәк. Мондый ярминкәләрдә сату әйбәт үтә, – ди ул.

– Бу агропарк ачылганнан бирле ярминкәләрне көтеп торам. Бик ошый. Менә әле сырганак алдым. Килосы 300 сум. Гөлҗимешне 200 сумга саталар. Мин алардан чәй ясап эчәм. Ит тә аласым бар иде, сатучылары күренми, – ди Мирхәйдәр Фәйзи урамында яшәүче Гөлбикә Насыйбуллина.

Итнең сөякле җирләре 300 сумннан башланса, итле урыннары 450-500 гә җитә. Үрдәкнең бер килосын 270 сум, диләр. Тавыкка гына бәя артмаган. Аның килосы 250 сум тора.

Ярминкәдәге бәяләр (кг, сум):

  • Бәрәңге – 12
  • Кәбестә – 10
  • Кызыл чөгендер – 10
  • Кишер – 12
  • Кызыл кәбестә –15
  • Кабак – 35-50
  • Суган – 15
  • Карабодай – 55
  • Дөге – 55
  • Он -25
  • Тары–12

Гөлгенә ШИҺАПОВА

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү