Җырчы Салават: «Сайлауга ничек бармый кала алыйм ди?!»

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Татарстан Президенты һәм Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауда катнашты. Ул 389 номерлы сайлау участогына хатыны Ләйсән белән килде. 

Салават әфәнде участокка кереп, биредәгеләр белән аралашырга да, җор теле белән кәеф күтәрергә дә өлгерде. Бу участок комиссиясе әгъзасы, якташы Әлфирә Гарипова белән сөйләшеп алды, фотога төште.

Артист гражданлык бурычын үтәгәч журналистлар белән дә аралашып алды:
— Күңел тыныч хәзер. Гражданлык бурычымны үтәдем бит! — диде Салават. — Рәсми төстә әйтә алам: бүген сәхнәсез 190нчы көнем. Эшсез түгел, җырсыз, сәхнәсез 190нчы көн! Иртәгә ачык һавада концерт була. Ул безнең барыбыз өчен дә бәйрәм инде. Сайлауларга ничек бармый калыйм ди?! Мин — халык кешесе! Бармый калырга хокукым да юк. Без бит үзебезнең киләчәкне сайлыйбыз.

Салават Фәтхетдинов участокларда күрелгән куркынычсызлык чараларының әһәмиятен дә искәртте, коронавирусның уйдырма булмавына басым ясады.

— Шаяру түгел. Шуның аркасында миннән аз гына өлкәнрәк булган якыннарымны югалттым. Әни янына да өч ай кайтмадык. Сакланырга һәм җитди карарга кирәк! — диде ул.

Сайлау участогында температураны үлчәп каршы алалар, халыкны махсус билгеләр буенча хәрәкәт итәргә өндиләр, битлек-пирчәткә бирәләр. Тавыш бирүчеләргә «Мин сайладым» дигән беләзек өләшәләр. Шушы беләзек белән 13 сентябрьдәге танылган артистлар катнашындагы кичке бәйрәм чарасына керү мөмкин булачак.

http://


Фикер өстәү