Татарстанда томан һәм кырау төшәргә мөмкин

Иртәгә, 13 сентябрьдә, Татарстанда томан һәм кырау төшүе көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте кисәтә.

Төнлә һәм иртән һава шартлары начарлануы көтелә. Республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында нуль градуска кадәр кырау төшүе ихтимал.


Фикер өстәү