Яшел Үзәндә төзелеш чүпләре януын видеога төшергәннәр

Яшел Үзән янында төзелеш чүплеге яна. Шаһитлар янгын видеосын тәкъдим итә.

Янгын 15.00. сәгать тирәсендә башланган. Янгын бик тиз бөтен чүплеккә таралган. Чүплек — шәһәр читендә, Яшел Үзән машина төзелеше заводы тирәсендә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урында Яшел Үзән гарнизоны янгын сүндерүчеләре эшли. Янгын катлаулылыгы буенча беренче категориягә керә. Хәзергә янгын меңләгән квадрат метрны чорнап алган.

15.56 сәгатьтә янгынны чикләгәннәр. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәбен ачыклыйлар.


Фикер өстәү