Кемгә – чүплек, кемгә – песи: «Экология» проекты кысасында нинди эшләр башкарыла?

Республикада «Экология» илкүләм проекты  кысасында нинди эшләр башкарыла? Бу сорауга Татарстаның экология һәм табигый ресурслары министры Александр Шадриков җавап бирде. Министр су чистарту корылмалары, чүплекләр язмышы, ләм кырлары белән беррәттән… песиләр үрчетү хакында да сөйләде.

– Ташландык суларны киметүгә республика җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. Әле «Экология» проекты барлыкка килгәнче үк Татарстанда  бюджет хисабына су агызу системалары яңартыла башлаган иде. Проект эшли башлауга, без чистарту корылмаларына ныклап тотындык. Республикада 12  чистарту корылмасы, 27 насос станциясен һәм 40 чакрымнан артык канализация челтәре капиталь төзекләндерелде, – ди Александр Шадриков.

Чистарту корылмаларын төзү һәм төзекләндерү өчен быел 167 миллион сум акча бирелгән.  2024 ел ахырына кадәр Татарстанда 22 чистарту корылмасы сафка басачак. Шулай ук тиздән Түбән Кама сусаклагычындагы эшләмәүче торба үткәргечләрне, елгалардагы 21 судноны алачаклар, Казандагы  чистарту корылмаларыннан җыелган ләм кырларын  юкка чыгарачаклар.

Министр «Чиста су» программасы буенча тормышка ашырылачак эшләрнең күп булачагын искәртте. Әлегә  документ эшләрен алып баралар икән. Ә менә «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысасында ниләр эшләнәсе күптән билгеле. Киләсе ел башыннан Лаеш районындагы Державино авылындагы буаны һәм Никольское авылы янындагы Мишә елгасының уң кушылдыгын чистарту эшләре башланачак.  Сулыкларны чистартырга волонтерлар ярдәм итәчәк дип өметләнәләр. Узган ел  55 мең кеше  ярдәме белән 1 мең чакрымга якын яр һәм сулыклар чистартылган. Быел исә  пандемия аркасында чистарту эшләре 1 июньнән генә башланса да, 40 мең кеше ярдәм итеп, 800 чакрым яр буе  чүптән арындырылган.

Пандемия экологларны  да онлайн эшләргә өйрәткән.  «Чиста ил» программасы буенча башкарылучы эшләрне алар читтән күзәтә.  Сабаның Шәмәрдән һәм Түбән Каманың Прости авылы янындагы чүплектә веб-камералар урнаштырылган. Биредә рекультивация эшләренең ничек башкарылуын контрольдә тоталар.

– Минзәлә шәһәрендәге чүплекне  юкка чыгару  570 мең кешенең яшәү шартларын яхшыртачак.  Казанның Самосырово чүплеге урынында да эшләр бара. Совет районында яшәүчеләр начар ис килә дип зарланалар. Бар максатыбыз – чүплектән котылу. Киләчәктә монда чүп ташланса да, ул аерым технология буенча эшкәртеләчәк, – ди министр.

Чүп дигәннән, «Экология» проекты үз эченә алган «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы» проекты кысасында төбәк операторлары өзлексез эшләсен өчен аларга 234 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Отар бистәсе янындагы ләм кырларында быел эшләр төгәлләнәчәк. Казанның су чистарту җайланмаларына җыелган калдыкларны элек шәһәр читенә ташлаганнар. Хәзер исә бу урын чистартылачак.

Александр Шадриков, кешеләр үзе яшәгән урынны чиста тотса, әллә ни зур проблемалар калкып чыкмас иде, дигән фикердә.  Соңгы елларда кешеләрнең экологиягә карата мөнәсәбәте яхшыруы күзәтелә, ди. Аеруча яшь буынның җаваплылыгы сизелә. Мөгаен, мәктәпләрдә экология сыйныфлары булу да  тәэсир итми калмыйдыр. Республикада 103 экология сыйныфы бар. Ел саен алар өчен махсус китаплар чыгарыла.  Әйләнә-тирәгә битараф булмаучылар өчен махсус бәйгеләр уздырыла. «Мәктәп патруле» кушымтасы аша юлыңда очраган чүплекләрне фотога төшереп җибәрергә була. Шулай ук табигать законнарын бозучылар хакында да хәбәр итәргә мөмкин.

Экологлар чүплек кенә санамый. Алар урманнарны да кайгырта,  хайваннар турында да онытмыйлар. Озакламый Татарстанда песиләрнең сирәк төрләрен өйрәнү «Ак Барс» үзәге оештырылачак.

  • «Экология» илкүләм проекты 6 федераль проектны үз эченә ала. Болар – «Чиста су», «Иделне савыктыру», «Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы», «Урманнарны саклау», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау».

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү