Гөлчәчәк Мөхәммәтҗановадан чөгендер ашы өчен әзер яшелчә әзерләү ысулы күпләр өчен файдага булыр. Әзер яшелчәләрне кайнаган ит шулпасына саласың да, аш әзер дигән сүз!
Кирәк булачак:
- 2 кило чөгендер,
- 1 кило кәбестә,
- 400 грамм татлы борыч,
- 800 грамм помидор,
- 800 грамм кишер,
- эрерәк 1 баш суган,
- 1 бәйләм петрушка,
- 1 стакан үсемлек мае,
- 3 аш кашыгы тоз,
- 1 аш кашыгы шикәр комы.
Чөгендер, кишерне угыч аша уып, кәбестә, татлы борычны – озынча, помидорны – шакмаклап, суганны – боҗралап, петрушканы ваграк итеп турап, кәстрүлгә тутырабыз. Тоз, шикәр комы өстәп, барысын бергә болгатабыз һәм салмак кына утта 40 минут кайнатабыз. Әзер булыр алдыннан 1 аш кашыгы аш серкәсе (9 процентлы) салабыз. Кайнар килеш 500 – 700 граммлы банкаларга тутырып, тимер капкач белән каплыйбыз.