Чаллы мэры: “Бездә үз фикерен әйтә ала торган халык яши”

Чаллы мэры Наил Мәгъдиев хәбәр итүенчә, шәһәрдә 173 сайлау участогы эшли. Иртәнге сәгать 10.00 га булган мәълүматлар буенча, чаллылыларның 64 проценты үз тавышын бирергә өлгергән. Халык аеруча беренче ике көндә актив булган. 45 шәһәр советы депутаты сайлана.

— Сайлаучылар өчен дә, күзәтүчеләр өчен дә яхшы шартлар тудырылган. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкмады, — диде Наил Мәгъдиев. — Безнең шәһәр һәрвакыт актив иде. Бездә макчатчан, актив, үз фикерен әйтә торган халык яши. 1 августка булган социаль сораштыру нәтиҗәләре буенча, халыкның 70 проценттан артыграгы сайлауга барырга теләге барлыгын белдергән иде.

Коронавируска бәйле рәвештә, шәһәрдә зур бәйрәм уздырмаска булганнар. Күңел ачу чаралары микрорайоннарда гына уза. Заводларда сайлау участоклары оештырылмаган. Халык 11-12 сентябрьдә махсус автобусларда тавыш биргән.


Фикер өстәү