Тимур Ногманов: “Әлмәттә бәйрәм рухы хөкем сөрә”

Әлмәт районы башлыгы, шәһәре мэры Тимур Ногманов хәбәр итүенчә, иртәнге сәгать 10.00га булган мәгълүматлар буенча, халыкның 70 проценттан артыграгы үз бурычын үтәгән. Шәһәрлеләрнең күпчелеге алдагы ике көнне сайласа, мэр үзе хатыны белән бергә бүген тавыш биргән.

– Өч көн дәвамында сайлау безгә бик уңайлы булды, – диде ул.

Тимур Ногманов журналистлар белән туры элемтәгә “Нефтьче” мәдәният сарае янындагы мәйданда оештырылган шәһәр бәйрәменнән чыкты. Мэр әйтүенчә, әлмәтлеләр ике көн дәвамында бәйрәм рухы белән яши. Кичә спорт чаралары оештырылган булса, бүген сәламәт ризык бәйрәме оештырылган.
Тимур Ногманов сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясалуын әйтте. Тик әлегә ничә кешенең әлеге хезмәттән файдалануы билгеле түгел иде.


Фикер өстәү