Сайларга килсәң, эшкә өйрәнәсең

Казанның Совет районында урнашкан 174 мәктәпкә сайлауга килүчеләр бүген көзге уңышлардан җыелган күргәзмәне дә күрде. 434 нче сайлау участогына кергәндәге ишегалдында ниләр генә юк. Барысы да укучы балалар тарафыннан әзерләнгән. Хыял һәм осталыкны эшкә җигеп, әллә нинди матурлыклар тудырылган. Ташкабак та нәфис билле чибәр туташ кыяфәтенә кергән, карбыз чәчәк аткан кебек тоела, суганнарга исә күз “үскән”. Сайларга килүчеләргә шулкадәр матурлыкны ничек ясарга икәнлеген дә күрсәтәләр. Мастер-класста катнашырга теләүчеләр дә шактый.

– Элек сайлаулар гадәти генә үтә иде. Быел башкачарак. Җыр-моң ишетелә, вакыты булган кеше моннан эшкә өйрәнеп китә. Яшелчә, җиләк-җимешне өстәлгә матур итеп турап, бизәп куюны белсәң, әйбәт инде ул, – ди Әминә Саматова.

Ә менә Альбина Вафина бирегә ике кызын ияртеп килгән.

— Сайлауларны бер дә калдырганым юк. Республика язмышында минем тавышым мөһимдер дип уйлыйм. Бер кеше дә, әйдә ярар, сайлауга бармыйча калырга тиеш түгел. Без балаларның язмышын хәл итәбез, – ди ул. – Татарстаныбызда горурланып кына яшәрлек. Былтыр машина белән Кырымга бардык. Юл буе үз республикамны чагыштырдым. Шөкер итеп кайттым. Без алда. Бездә тәртип һәм чисталык. Ходай үз Казанымнан аермасын дип телим. Бездә бар да бар, диңгез генә җитми. Әле күптән түгел “Безнең ишегалды” программасы белән Глушко урамындагы ишегалдын төзекләндерделәр. Бөтен җир җимерек иде. Сөенеп туя алмыйбыз. Хәзер урамнан керәсе дә килми. Җитәкчеләргә рәхмәт!

Мәрзия апа Ханова күп еллар укытучы булып эшләгән. Сайлауларда катнашмасам, мин үземне кичерә алмыйм, ди ул. Бер генә тапкыр да бармыйча калмаган.

– Күңелдә бәйрәм рухы. Быел аеруча мондый вакыйгаларны дулкынланып көттек. Бер вирус килеп чыгып, дөньяны кузгатты бит. Шөкер, хәзер инде әкренләп чыгып йөри башладык, менә сайлауга да килдек. Кайткач, бәлеш пешерәм. Кичке якта концерт була диләр. Бабай ризалашса барып кайтабыз әле, – ди Мәрзия апа.

Хәмидуллиннар сайлауга бөтен гаиләсе белән килгән.

– Кызыбызның беренче сайлавы. Улыбыз инде өченче тапкыр бара. Быелгы сайлаулар безгә ошады. Конституциягә төзәтмә керткәндә дә, үз фикеребезне җиткергән идек. Пандемия аркасында югалып калмадылар. Оештыра белделәр. Күршебез кичә автобус эчендә генә тавыш биргән. Без исә һәрвакыт көнендә йөрергә яратабыз. Участокка килеп тавыш бирдек. Кызыбызга бүләк тә эләкте әле, – ди Эльвира.

Аларның да кәефләре яхшы. Хәзер бәйрәм итәргә дип шәһәр үзәгенә китеп бардылар.

– Халык бик актив. Иртәдән үк гаиләләре белән киләләр. Казан халкы республика язмышына битараф түгел. Бердәм булулары күңелне сөендерә. Сайлаулар – безнең алдагы тормыш бит ул, – ди 174 мәктәп директоры Аида Ибраһимова.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү