Антон Лукаш: “Блогер-күзәтүчеләр куллану – зирәк адым”

“Татар-информ” агентлыгында урнашкан Бердәм мәгълүмат үзәгендә тавыш бирү барышы турында “Чиста сайлау өчен” корпусы башкарма комитеты әгъзасы, социология фәннәре кандидаты Антон Лукаш сөйләде. Ул Татарстандагы блогер-күзәтүчеләргә карата фикерен белдерде, сайлау кампаниясе барышында ялган хәбәрләр (фейк) таратуның нинди төрләре кулланылганын әйтте.

Антон Лукаш сүзләренчә, Татарстанда җитди сайлаулар бара.

— Сезнең Татарстанда сайлаулар бик җитди. Бу – җитди әзерлек таләп итә торган җитди операция. 3 меңгә якын күзәтүче «Чиста сайлаулар өчен» Корпусы тарафыннан тәкъдим ителде. Бу да яхшы күрсәткеч, — диде ул.

Антон Лукаш күзәтүчеләр эшенә блогерларны җәлеп итүне уңай бәяләде.

— Бу бик зирәк адым. Миңа бу ысул бик ошый. Аны киләчәктә дә куллану мөмкин. Блогерлар — җәмәгатьчелек фикере лидерлары, алар авангард булып тора. Аларга күп кеше язылган, алар аша сайлауларның ничек баруын, ялган хәбәрләр бармы-юкмы икәнен ачыкларга мөмкин. Әгәр дә алар чын күңелдән һәм гадел рәвештә вазгыятьне яктырта икән, бу бик файдалы эш, — диде белгеч.


Фикер өстәү