Сайлау барышында 22 фейк хәбәр теркәлгән

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә тавыш бирү процессында кагыйдә бозу очракларына бәйле бер генә шикаять тә булмаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында урнашкан Бердәм мәгълүмат үзәгендә “Чиста сайлау өчен” корпусы башкарма комитеты әгъзасы, социология фәннәре кандидаты Антон Лукаш сөйләде.

Шулай ук Антон Лукаш сайлау участокларында иң еш очраган хокук, кагыйдә бозу очракларын санап узды. Барлыгы республикада 22 шундый фейк-хәбәр теркәлгән.

— Бу 22 төрле хәбәр эш тәртибендә хәл ителде. Дөресрәге, алар кагыйдә, хокук бозу очрагы да түгел инде. “Классик” форматтагы ялган хәбәрләр тарату очраклары бар. Без андый фейкларны да күз уңыннан җибәрмибез. Кайбер урында ниндидер өстәмә материаллар алынды, кайдадыр бу хәбәрләр урында ук хәл ителде, кайдадыр аларның чынбарлыкка туры килмәве ачыкланды, — дип аңлатты белгеч. – Мәсәлән, классик очрак: күзәтүчене сайлау участогыннан температура күтәрелгән дигән сылтау белән участоктан җибәрергә теләгәннәр. Яисә күзәтүчене башка кешеләрнең температурасын үлчәргә җибәрмәкче булганнар. Монысы инде аның вазифасына керми. Без бу хәбәрләрне карадык. Мөрәҗәгатьләр исә фото-видеоматериалсыз иде.


Фикер өстәү