Әгъзам Гобәйдуллин: “Шәһәрдә һәм районда тавыш бирүнең аермасы бар”

Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин шәһәр һәм район җирлегендәге тавыш бирү процессларын чагыштырды. Үзе ул Казанда тавыш биргән.

— Аерма бар. Беренчедән, өч көн буе тавыш бирү мөмкинлеген биргән закон чыгаручыларга рәхмәт. Бу халыкка үз эшләрен планлаштырырга мөмкинлек бирде. Өч көнлек тавыш бирүгә уңай карыйм. Икенчедән, авылларда халык бер-берсен белә, кем-кайчан киләсен белә, иртә торалар. Өчтән соң сайлаучылар күп тә булмый авылларда. Башка аермалар юк та, технологиясе бер, — диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Әгъзам Гобәйдуллиннан сайлауда иң актив булган районнарны атарга сорадылар. “Аерып әйтергә дә читенсенәм. Бу мәгълүматны әле Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җиткерер дип уйлыйм. Барлык районнарда да кеше актив”, — диде ул.


Фикер өстәү