«Ак Барс» хоккейчылары бер алка да керттермичә җиңүгә иреште

Бүген «Ак Барс» хоккейчылары «Сочи» командасын 4:0 исәбе белән җиңде. Уен Сочида узды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

11 сентябрь Хельсинкида узасы уен башка вакытка кичектерелде, чөнки «Йокерит» командасы, «Нефтехимик» белән уйнаганнан соң, махсус тикшеренүләр үтәргә тиеш булды. Сәбәбе — «Нефтехимик» командасының 7 уенчысында SARS-CoV-2 вирусы булуына шик туу. Бу хакта Континенталь хоккей лигасының һәм командаларның официаль сайтларында мәгълүмат бирелде. Шулай ук Түбән Кама командасының рәсми сайтында язылганча, яңа тикшерүләрдән соң, «Нефтехимик»та авыручылар юк икәне ачыкланды, хәзер алар да уеннарын дәвам итә.

«Сочи» командасының капкасын Россиянең хоккей Федерациясе президенты, Олимпия уеннары, Дөнья чемпионатлары җиңүчесе, легендар сакчы Владислав Третьякның оныгы Максим Третьяк саклады.

Шулай ук әлеге уенда «Сочи» командасы составында 19 яшьлек Бөгелмә хоккейчысы Әмир Гәрәев, Түбән Кама егетләре Ансель Галимов һәм Сергей Шмелёв бар иделәр.

Беренче периодта голлар булмады.

Икенче период. Алтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров исәпне ачып җибәрде (0:1). Унынчы минутта Александр Бурмистров Казан командасын тагын бер алкага алга чыгарды (0:2). Шунысы кызыклы, гол кертүчеләрнең икесе дә Казан хоккей мәктәбе шәкертләре.

Өченче период. Уникенче минутта Джастин Азеведо «Сочи» капкасына өченче алканы кертте (0:3). Унтугызынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Найджел Доус гол кертте (0:4).

Командалар составы:

«Сочи»

Третьяк (Лассинантти);
Карьялайнен — Рубцов — Нильссон, Климонтов — Мироманов;
Руденков — Точицкий — Шмелёв, Александров — Солянников;
Михайлов — Ансель Галимов — Колготин, Погоришный — Минеев;
Огирчук — Кукштель — Петьков (Гәрәев), Гордеев.

«Ак Барс»

Билалов (Рейдеборн);
Азеведо — Кормье — Петров, Яруллин — Викстранд;
Доус — Фисенко — Галиев, Юдин — Рукавишников;
Дыняк — Артём Галимов — Воронков, Хенкель — Педан;
Лукоянов — Бурмистров — Зарипов (Сафонов), Лямкин.

Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» Башкортстанның «Салават-Юлаев» командасын кабул итәчәк. Матч 17 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана. 


Фикер өстәү