Буа районында яшәүче сугыш ветераны, 100 яшьлек Рәүф Төхвәтуллин медицина училищесы бинасында урнашкан 1184 номерлы сайлау участогында тавыш бирде. Бу хакта район газетасы хәбәр итте.
Участокка орден-медальләр белән тулы хәрби формасын киеп килгән ул.
«Алдагы көндә дә илдә тынычлык булсын өчен сайлау ясадым. Бүген минем өчен икеләтә бәйрәм бит әле, танкист көне дә», — диде сугыш ветераны.
Көн саен хәрәкәттә булган, массакүләм мәгълүмат чаралары аша дөнья хәлләре белән танышып барган сугыш ветераны һәркемгә киләчәккә ышаныч белән карауларын, оптимист булуларын тели.